Алдарак без игътибарыгызны «Аерым эшчәнлек төрләрен лицензияләү турында» 2011 елның 4 маендагы 99-ФЗ номерлы Федераль законга карата агымдагы елның 15 ноябрендә үз көченә кергән үзгәрешләргә җәлеп иткән идек.
Тәҗрибә шуны күрсәтә: лицензиягә дәгъва кылучыларның барысы да законга кертелгән үзгәрешләрне игътибар белән үтәми, шуларны исәпкә алып, исегезгә төшерәбез, лицензия алу өчен документлар җыюны җиңеләйтү максатында, югарыда аталган законга кертелгән үзгәрешләргә ярашлы рәвештә, хәзер лицензия алу өчен бирелә торган гаризага гамәлгә кую документларын теркәмәскә (элегрәк гамәлгә кую документларының нотариус тарафыннан расланган күчерелмәләрен теркәү мәҗбүри иде) мөмкин.