Татарстан Республикасы Территориаль иҗтимагый үзидарәләренең социаль проектларына конкурс уздырылды
2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе
2014 елның 24 декабрендә ТР Муниципаль берәмлекләре советында Татарстан Республикасы Территориаль иҗтимагый үзидарәләренең социаль проектларына конкурс уздыру буенча конкурс комиссиясе утырышы үткәрелде.
Конкурста Татарстан Республикасының 20 муниципаль районы һәм 2 шәһәр округыннан килгән 204 проект катнашты, аларның 116сы финалга чыкты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Конкурс комиссиясе карары белән 30 җиңүче, 41 лауреат, 45тән дә ким булмаган санда конкурс дипломанты билгеләнде.
Грант фондының гомуми зурлыгы 4 млн сумны тәшкил итә.