Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча Ведомствоара эшче төркем утырышы узды

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе
24 декабрьдә Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев рәислегендә Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча Ведомствоара эшче төркем утырышы узды.
Утырышта дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыруга юнәлдерелгән дәүләт программалары үтәлешенең якынча еллык нәтиҗәләре, һәм шулай ук аларның мәгълүмати тәэмин ителеше тикшерелде,
«2014-2020 елларга Татарстан Республикасы икътисадый үсеше һәм инновацияле икътисады» дәүләт программасының «2014-2016 елларга Татарстан Республикасында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм» подпрограммасы үтәлешенең якынча нәтиҗәләре турында»гы доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International