Яшь эшкуарларның «Татарстан Республикасында яшьләр эшкуарлыгы: вазгыять һәм перспективалар» йомгаклау конференциясе

2014 елның 23 декабре, сишәмбе
 

 2014 елның 24 декабрендә «Корстон» Кунакханә-күңел ачу-сәүдә комплексында  («Пушкин» залы) яшҗ эшкуарларның «Татарстан Республикасында яшьләр эшкуарлыгы: вазгыять һәм перспективалар»  йомгаклау конференциясе узачак.

Конференциянең максаты - Татарстан Республикасы муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында эшкуарлыкның динамик үсешенең төп юнәлешләрен  тикшерү  өчен конструктив шартлар тудыру  һәм карарлар кабул итү.

 Конференциядә катнашучылар эше   «Муниципаль берәмлекнең икътисадый үсеше ресурсы буларак яшьләр эшкуарлыгы», «Яшьләр эшкуарлыгы өчен белем бирү системасын төзү»,  «Бизнесны башлап җибәрүнең заманча механизмнары» кебек секцияләр кысаларында оештырылыр, дип көтелә.

       Чара «Россиянең яшь эшкуары-2014» Бөтенроссия конкурсының Төбәк этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы белән төгәлләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International