«Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру турында» закон проекты беренче укылышта кабул ителде

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе
2014 елның 24 декабрендә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары дүртенче утырышларында беренче укылышта «Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру турында» закон проектын кабул иттеләр.
Утырыш барышында депутатлар парламентка кермәгән сәяси партияләр тәкъдимнәрен тыңладылар. Араларында закон проектын эшкәртеп бетерү вакытында республика халкының һәм профоюзларның фикерен исәпкә алуның кирәклеге, законда планлаштыру һәм фаразлауларның конкрет бурычларын һәм механизмнарын билгеләү, һәм шулай ук ихтыяҗ туганда фаразларга төгәллекләр кертү кебек тәкъдимнәр яңгырады.
Нәтиҗәдә закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Документ, җәмәгать тикшерүе өчен, «Ачык Татарстан» порталына урнаштырылды: https://open.tatarstan.ru/documents/document/th-2014240914:85.  
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International