Хөрмәтле эшкуарлар!

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы КПМГ компаниясе белән бергә Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм программасының нәтиҗәлелегенә анализ ясый. Әлеге анализ кысаларында Программа буенча ярдәм алган оешмалар арасында сораштырулар оештырыла.
Сораштыруларда канташу өчен, 2015 елның 30 гыйнварына кадәр анкета тутырып җибәрүегез сорала. Анкетада ярдәм алганга кадәрге 2 ел һәм аннан соңгы еллар өчен мәгълүматны күрсәтергә кирәк (әйтик, сез 2012 елда ярдәм алдыгыз, димәк, 2010-1014 еллар өчен мәгълүмат тутырылырга тиеш)
Анкетаны ике төрле ысул белән тутырырга була:
1. Анкетаны Интернет челтәрендә түбәндәге сылтама буенча таба аласыз: oprossme.kpmg.ru
Анкета, тутырылганнан соң, сайтта автомат рәвештә сакланып кала. Сез анкета тутыруны теләсә кайсы вакытта туктата һәм дәвам итә аласыз. Дәвам итү өчен, беренче тутыра башлаганда күрсәтелгән ИНН номерын һәм электрон почта адресын гына кертергә кирәк.
2. Бастыру һәм кулдан тутыру өчен анкета: Кече һәм урта эшкуарлык өчен анкета
Анкетаны кулдан тутырган очракта, хатның темасында «Икътисадый үсеш министрлыгы сораштыруы – Оешма_Атамасы» дип күрсәтеп, OprosSME@kpmg.ru адресы буенча җибәрергә кирәк.
Сорауларыгыз туган очракта КПМГ компаниясенә HelpSME@kpmg.ru электрон почтасы яисә +7 (495) 937 25 28 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International