2014 елның гыйнвар – ноябрь айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеше рейтингы басылды

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2014 елның гыйнвар – ноябрь айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингы әзерләнде.
2014 елның гыйнвар – ноябрь айлары өчен гомуми рейтингта Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Лаеш (3 урын) муниципаль районнары алда бара.
2014 елның гыйнвар – ноябрь айлары өчен рейтингта иң зур үзгәрешләргә Теләче (+5 позиция) һәм Мамадыш (+4 позиция) муниципаль районнары иреште. Әлеге үзгәрешләр кайбер күрсәткечләрнең яхшыруына бәйле: теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең кимүе, куллануга тапшырылган торак йортларның гомуми мәйданы үсеше темпларының күтәрелүе һәм предприятиеләрнең өстәмә кыйммәт күләмнәренең артуы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International