Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында нанотехнологияләр өлкәсендә инновацияле территориаль кластерлар төзү буенча чаралар турында» 2014 елның 17 октябрендәге УП-988 номерлы Указына ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 15 декабрендәге 989 номерлы Карары белән, Татарстан Республикасында нанотехнологияләр өлкәсендә инновацияле территориаль кластерлар төзү буенча чаралар планы расланды.
2014 елның 18 декабрендә ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының кластерлы үсешенең Кама үзәге тарафыннан оештырылган «Компаниянең оптималь структурасы» семинары уздырылды. Семинар предприятие хуҗаларына һәм җитәкчеләренә йөз тоткан иде. Чараны бизнес-тренер, гамәлгә куючыларның берсе, компанияләр һәм холдингларның оештыру структурасын төзү, коррекцияләү һәм оптимальләштерү буенча KaiserConsulting компаниясенең баш консультанты Дмитрий Кайзер алып барды.
2014 елның 19 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта электромобиль транспортның икътисадый һәм техник аспектлары каралды. Аерып әйткәндә, электр белән эшли торган пассажир йөртү транспорты чараларын (Электробус) төзү проекты тәкъдир ителде.
19 декабрьдә «Татарстанның бизнес-нәтиҗәләре – 2014» эшлекле вакыйгалар атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов эшкуарларны кабул итте. «Туган авылым» ресторан комплексында узган тантаналы чарада министр «Ел эшкуары: Алтын йөзлек – 2014» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде. Быелгы конкурста республикасының 45 муниципаль районы вәкиле җиңде, эксперт комиссиясе шулай ук бизнесны алып баруда яңалыклы фикерләү дәрәҗәсен, идарә талантын күрсәткән, маркетинг өлкәсендә югары сыйфат күрсәткеченә ия карарлар тәкъдим итә алган, һәм шулай ук тулаем республика эшкуарлыгы тармагы үсешенә зур өлеш керткән эшкуарлар арасыннан җиңүчеләрне сайлап алды.
2014 елның 20 декаберендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының юридик бүлеге башлыгы урынбасары Гүзәл Дәминова Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү бөтенроссия көнен үткәрүдә катнашты. Чара Алабуга муниципаль районының 6нчы урта гомумбелем бирү мәктәбендә узды.