ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2014 ел
җомга
26 декабрьдә Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы эшкуарлары өчен Яңа елны каршы алуга багышланган тантаналы кичә үтте. Чарада Яр Чаллы шәһәре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, һәм шулай ук 150 предприятие һәм оешма җитәкчесе катнашты.

Тантаналы кичәдә кереш сүз белән Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, ТР икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Кропотова, Яр Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы Идарәсе һәм «Кама аръягы» рәисе Иван Шигин чыгыш ясадылар.
2014 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасындагы депутатлар һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары җитәкчеләре белән очрашуы оештырылды.
Очрашуда Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов 2014 елда республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итүнең якынча йомгаклары буенча доклад белән чыгыш ясады. Докладта агымдагы ел өчен Дәүләт Думасы депутатлары җитәкчелегендәге эшче төркемнәр эшчәнлегенә якынча бәя бирелде һәм 2015-2017 елларда республика тарафыннан федераль акчаларны алуның фаразланган күләмнәре яңгыраш тапты.
Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасын 2015 елда тормышка ашыру максатында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасын тормышка ашыру буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елга Комплекслы эш планы турында» 2014 елның 24 декабрендәге 1016 номерлы Карары кабул ителде.
Фәнни-техник өлкәдә кече формадагы предприятиеләр үсешенә ярдәм итү фонды тарафыннан «Коммерцияләштерү» федераль конкурсына йомгак ясалды.
Конкурста Россия Федерациясенең 44 төбәгеннән алынган проектлар катнашты. Әлеге конкурсны үткәрүгә ярдәм фонды тарафыннан бүленеп бирелгән акчалар гомуми күләме 917 569 мең сумны тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының һәм Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясенең Төбәк инновацияле проектлары фондының актив консультация ярдәме белән Татарстан Республикасы проектлары 100 040 мең сум акча җәлеп итә алды.
«Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2014 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законның 19 маддәсенең 3 өлеше 2 пунктына ярашлы рәвештә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 13 октябрендәге 1047 номерлы Карары белән, дәүләт органнары, бюджеттан тыш дәүләт фондлары белән идарә итү органнары һәм муниципаль органнар функцияләрен тәэмин итүнең норматив чыгымнарын билгеләүнең гомуми таләпләре расланды. Әлеге таләпләр сатып алу планына кертелгән сатып алу объектын һәм (яки) объектларын нигезләү максатында, дәүләт органнары, бюджеттан тыш дәүләт фондлары белән идарә итү органнары һәм муниципаль органнар функцияләрен тәэмин итүнең норматив чыгымнарын билгеләгәндә кулланыла.
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенә Россия Федерациясенең һәр субъекты карамагындагы һәм башка төбәкләр территориясендә дәүләт хезмәтләре күрсәтү өчен кирәкле мәгълүматлар исемлеге турында күрсәтмә проекты кертелде.

Эшләнелгән база исемлеге 29 категориядәге мәгълүматны үз эченә ала һәм кирәкле белешмәләрне бирү форматына таләпләрне билгели торган 7 федераль ведомствоны күрсәтә.
2014 елның 25 декабрендә «Ел җитәкчесе - 2014» республика конкурсына йомгак ясау тантанасы узды.
«Ел җитәкчесе» Республика иҗтимагый конкурсы Татарстан Республикасы Президентының 2002 елның 26 февралендәге УП-121 номерлы Указы белән гамәлгә куелган. Конкурсны оештыру комитеты функциясен ТР Предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе тарафыннан гамәлгә куелган «Татарстан. XXI гасыр җитәкчеләре» фонды башкара.

25
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
26 декабрьдә Яр Чаллы ИТ-паркында Кластерлы үсешнең Кама үзәге ярдәме белән «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өчен кластер инициативаларын эшләү» темасына «түгәрәк өстәл» үткәрелә.
«Түгәрәк өстәл»не үткәрү башкарма хакимият органнары, эшкуарлык җәмәгатьчелеге, фән, иҗтимагый оешмалар һәм институтларның ИТ-кластерны үстерү буенча уртак чараларын булдыруга юнәлдерелгән.
«Верное решение» ҖЧҖ җитәкчесе Сергей Маслехин һәм «Кластерлы үсешнең Кама үзәге» җитәкчесе Ленар Әхмәтов «түгәрәк өстәл»нең төп кунаклары булыр, дип көтелә.
Кунаклар докладлар белән чыгыш ясаячак, тулырак итеп үз эшчәнлекләре турында сөйләячәкләр, эшкуарларны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәкләр.
Очрашу кече һәм урта эшкуарлык проблемалары, аларны хәл итү юллары һәм әлеге ИТ-сектор үсеше перспективалары буенча конструктив фикер алышу мәйданчыгына әйләнер, дип ниятләнелә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында» 2014 елның 24 декабрендәге 1020 номерлы Карары белән, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре базасында башкарылучы дәүләт, муниципаль һәм башка хезмәт күрсәтүләрнең якынча исемлеген раслау турында» 2012 елның 21 июнендәге 539 номерлы Карары белән расланган Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре базасында башкарылучы дәүләт, муниципаль һәм башка хезмәт күрсәтүләрнең якынча исемлегенә үзгәрешләр кертелде.
2014 елның 12 ае эчендә Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан оештырылган һәм үткәрелгән:
- 29 белем бирү семинары һәм тренингы;
- 4 бизнес-миссия: «EXPO-RUSSIA SERBIA» (Белград шәһ., Сербия), «Белпромэнерго» (Минск шәһ., Беларусь), «EXPO-RUSSIAARMENIA» 6нчы Россия - Әрмәнстан Сәнәгать күргәзмәсе (Ереван шәһ., Әрмәнстан Республикасы), «MEDICA-2014» (Дюссельдорф шәһ., Германия).
- 9 промоутер чарасы.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәгендә 2015 елга чаралар планы төзү буенча эш бара. Татарстан Республикасының экспорт юнәлешле кызыксынган кече һәм урта эшкуарлык субъектлары тәкъдимнәре 8(843) 223-06-74 телефоны буенча яисә tatexport@yandex.ru электрон почтасы аша кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International