2014 ел дәвамында республикада Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең IV спартакиадасы барды. Ярышлар спортның 9 төре буенча 33 команда арасында оештырылды.
Икътисад министрлыгы командасы гомумкоманда зачетында өченче урынны яулады.
Министрлык командасын әлеге күркәм нәтиҗә белән котлыйбыз! Спортта яңа уңышлар һәм казанышлар телибез.