ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 15 гыйнварында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Россия һәм дөнья: яңа вектор» Гайдар форумы кысаларында Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясенең «Россия төбәкләрендә сәнәгать территориаль кластер стандарты» эксперт дискуссиясендә катнашты.
Эксперт дискуссиясе барышында сәнәгать территориаль кластер стандарты тикшерелде, шул исәптән сәнәгать кластеры төрләрен, кластерны характерлый торган күрсәткечләрне, шулай ук кластерлар белән идарә итү органнары структурасын билгеләү өлешендә дә. Моннан тыш, гамәлдәге һәм потенциал кластерлар өчен дәүләт кластер сәясәтен стимуллаштыруның мөмкин булган чаралары, шул исәптән финанс булмаганнары да каралды.
2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен эшләүнең икенче этабы тәмамланды. Бүген бу хакта Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Санкт-Петербург дәүләт университетының ирекле сәнгатьләр һәм фәннәр факультеты деканы Алексей Кудрин хәбәр итте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан икътисад министры Артем Здунов, Леонтьев үзәге каршындагы стратегик планлаштыру буенча ресурс үзәге директоры Борис Жихаревич катнашты. Татарстан Республикасы Президентына «Татарстан-2030» стратегиясе проектының ике этабы нәтиҗәсен тәкъдим иттеләр.


Алексей Кудрин билгеләп үткәнчә, стратегияне эшләү барышында аңа күп кенә кызыклы идеяләр кертелгән. «Хәзер стратегиянең хуҗасы алмашына. Элек ул – консультантлар эше иде, хәзер инде бу республика эше булачак», - дип ассызыклады А.Кудрин.

Татарстан җитәкчелеге, нәтиҗәле стратегик партнер килү шартларында, дәүләт катнашындагы предприятиеләрен хосусыйлаштыру мәсьәләсен карарага әзер.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гайдар форумы кысаларындагы "Икътисадның реаль секторы: нәтиҗәлелеккә юл" панель дискуссиясендәге чыгышында белдерде. РФ Дәүләт Думасы спикеры Сергей Нарышкин фикер алышуның модераторы булды.

Дискуссяи барышында “Россия тимер юллары” ААҖ президенты Владимир Якунин, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров икътисадта дәүләт катнашуы, дәүләт компанияләре, бюджет оешмалары һәм оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә аутсорсинг мөмкинлеге турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Шулай ук экспертлар – Финляндиянең экс-премьеры Эско Ахо, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау фикерләрен белдерде.
Идарәче кадрларны әзерләүнең Президент программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2015 елның 27 гыйнварында Казан федераль университетында Норвегия предприятиеләре конфедерациясенең Халыкара икътисадый сәясәт департаменты директоры урынбасары Катарина Сетерсдал белән очрашу оештырыла. Норвегиягә стажировка үтәргә барырга теләге булган Президент программасын тыңлаучыларны һәм аны тәмамлаучыларны очрашуга чакырабыз. 4 атна дәвам итәчәк стажировка 2015 елның сентябренә планлаштырыла.
«Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне башкарганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль законга һәм «Аерым эшчәнлек төрләрен лицензияләү турында» 2011 елның 4 маендагы 99-ФЗ номерлы Федераль законга кертелгән үзгәрешләр Кара металл, төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеген лицензияләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентын актуальләштерүнең зарурлыгына китерде.
Барлык кызыксынган затларны проектларга бәйсез экспертиза үткәрүдә катнашырга чакырабыз.
Эшкуарлык климатын яхшырту буенча чаралар, һәм шулай ук хакимият органына тапшырыла һәм оешма хезмәткәрләренең командировкада булу фактын раслый торган документларны рәсмиләштерүгә карата таләпләрне гадиләштерү кысаларында Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев Россия Федерациясе Хөкүмәтенең командировка таныклыкларын һәм эш биремнәрен юкка чыгару турында 2014 елның 29 декабрендәге 1595нче санлы карарын имзалады. Документ 2015 елның 8 гыйнварыннан үз көченә керә.
Моннан тыш, 2015 елның 8 гыйнварыннан эш биремнәренә һәм командировкада булган хезмәткәрнең үтәлгән эше турында хисап ясауга карата таләпләр юкка чыгарыла.

14
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 14–16 гыйнвары көннәрендә Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә (Мәскәү ш.) «Россия һәм дөнья: яңа вектор» Гайдар форумы үткәрелә.

Гайдар форумы ел саен икътисад фәнендә үзенең алдынгы казанышлары белән глобаль дөнья тәртибен билгеләүчеләрне, төбәкләр һәм дәүләтләрнең социаль-икътисадый үсешенә йогынты ясаучыларны үзендә җыя. Чит илләрдән килгән кунаклар өчен форум Россиянең социаль-икътисадый һәм сәяси үсешенең төп юнәлешләре, илдәге бизнес-мохит халәте турында мөһим мәгълүмат чыганагы һәм инвестицияле климат барометры булып тора. Илебез экспертлары өчен форумда катнашу Россиянең алга таба икътисадый үсеше перспективаларын һәм аның дөнья икътисадына интеграциясен билгеләргә мөмкинлек тудыра.
«Контур» Махсуслаштырылган конструкторлык бюросы, «Опора России» иҗтимагый оешмасы белән берлектә, «Мин бизнесмен 2015» кыска видеороликлар буенча бөтенроссия конкурсын оештыра.
Конкурста катнашу кече һәм урта бизнеска ия һәр эшкуарга үз эшен үстерү өчен акча алу һәм бизнесы турында бөтен Россиягә сөйләү мөмкинлеге тудыра. Җиңүчеләр үз бизнесларын үстерү максатына 300 000 һәм 200 000 сум акча алачак.
«Россия Федерациясендә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре турында» 2014 елның 29 декабрендәге 473-ФЗ номерлы Федераль законда Россия Федерациясендә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләренең хокукый режимы, дәүләт ярдәме чаралары һәм әлеге территорияләрдә эшчәнлек алып бару тәртибе билгеләнә.

Федераль законда алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре дигәндә түбәндәгеләр күз алдында тотыла: бу инвестицияләр җәлеп итү, икътисадның тизләнешле үсешен тәэмин итү һәм халык тормыш-көнкүрешендә уңайлы шартлар булдыру өчен җайлы мохит формалаштыру максатында эшкуарлык һәм башка төр эшчәнлек алып бару буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән аерым хокукый режим билгеләнгән Россия Федерациясе субъекты территориясенең бер өлеше, шул исәптән ябык административ-территориаль берәмлек.

13
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 14 гыйнварында «КНИАТ» ААҖ фәнни-техник советы залында «Татарстан Республикасының прототиплаштыру үзәкләре – протиплаштыруны тизләтү һәм кою производствосы өчен заманча аддитив технологияләрне гамәлгә кертү, илебез сәнәгать робот техникасын үстерү» дип аталган семинар уздырыла.
Семинарда «КНИАТ» ААҖнең кече һәм урта предприятиеләре-резидентлары өчен җентекле танышу презентацияләре, һәм шулай ук сорауларга җавап сессиясе оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International