Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гайдар форумы кысаларындагы "Икътисадның реаль секторы: нәтиҗәлелеккә юл" панель дискуссиясендәге чыгышында белдерде. РФ Дәүләт Думасы спикеры Сергей Нарышкин фикер алышуның модераторы булды.
Дискуссяи барышында “Россия тимер юллары” ААҖ президенты Владимир Якунин, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров икътисадта дәүләт катнашуы, дәүләт компанияләре, бюджет оешмалары һәм оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә аутсорсинг мөмкинлеге турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Шулай ук экспертлар – Финляндиянең экс-премьеры Эско Ахо, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау фикерләрен белдерде.
Татарстан Республикасы Президенты чыгышында хәбәр иткәнчә, республика милкендә берничә эре предприятие бар. «Һәм дәүләт яки хосусый бизнес нәтиҗәлерәк микән дигән мәсьәлә турында сүз чыкканда, җавап куелган бурычларга бәйле», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, республика җитәкчелеге эре предприятиеләрнең акцияләр пакетын сату турындагы карарны, сатып алынган бизнесны үстерергә әзер булган стратегик партнер табылса гына, кабул итә. «Үз вакытында без “Россия вертолетлары”на Казан вертолетлар заводындагы өлешебезне күчердек, һәм бүген әлеге карарның дөрес булганын күрәбез – хәзерге вакытта бу республиканың иң уңышлы предприятиеләренең берсе, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. – Копрессорлар заводын да, анда безнең контроль пакет иде, “ГМС-Групп”ка сатарга хәл иттек, чөнки базарда бер үзе генә предприятие эшли алмавын аңлый идек».
«Әйтик, «КАМАЗ»да өлешебез юк, әмма без завод белән бик якыннан эшлибез, «Ростехнология» белән дә, чөнки предприятие эшенә бөтен бер шәһәр иминлеге бәйле».
Узган ел Татарстанның кече һәм урта бизнесы республика маркетинг үзәге ресурсларыннан якынча 280 млрд сум табыш алган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 18% ка диярлек күбрәк. Эшмәкәрләр саны 4,8 меңгә җиткән.
Бүген Татарстанда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә республиканың бизнес-берләшмәләре һәм иҗтимагый оешмалары белән 2026 елда Татарстан эшмәкәрләрен салым үзгәрешләренә яраклаштыруга багышланган киңәшмә узды.
KIEZ бренды Татарстан Кукмарасында 2016 елда зур булмаган эшмәкәрлек проекты буларак традицион аяк киеме белән кызыксынуны яңарту һәм аны базарның заманча таләпләренә яраклаштыру максатында оештырылган. Бүгенге көндә дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә предприятие елына 10 000 пар аяк киеме саткан дәрәҗәгә чыга алды.