Артём Здунов Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясенең «Россия төбәкләрендә сәнәгать территориаль кластер стандарты» эксперт дискуссиясендә катнашты

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе
2015 елның 15 гыйнварында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Россия һәм дөнья: яңа вектор» Гайдар форумы кысаларында Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясенең «Россия төбәкләрендә сәнәгать территориаль кластер стандарты» эксперт дискуссиясендә катнашты.
Эксперт дискуссиясе барышында сәнәгать территориаль кластер стандарты тикшерелде, шул исәптән сәнәгать кластеры төрләрен, кластерны характерлый торган күрсәткечләрне, шулай ук кластерлар белән идарә итү органнары структурасын билгеләү өлешендә дә. Моннан тыш, гамәлдәге һәм потенциал кластерлар өчен дәүләт кластер сәясәтен стимуллаштыруның мөмкин булган чаралары, шул исәптән финанс булмаганнары да каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International