2015 елның 14–16 гыйнвары көннәрендә Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә (Мәскәү ш.) «Россия һәм дөнья: яңа вектор» Гайдар форумы үткәрелә.
Гайдар форумы ел саен икътисад фәнендә үзенең алдынгы казанышлары белән глобаль дөнья тәртибен билгеләүчеләрне, төбәкләр һәм дәүләтләрнең социаль-икътисадый үсешенә йогынты ясаучыларны үзендә җыя. Чит илләрдән килгән кунаклар өчен форум Россиянең социаль-икътисадый һәм сәяси үсешенең төп юнәлешләре, илдәге бизнес-мохит халәте турында мөһим мәгълүмат чыганагы һәм инвестицияле климат барометры булып тора. Илебез экспертлары өчен форумда катнашу Россиянең алга таба икътисадый үсеше перспективаларын һәм аның дөнья икътисадына интеграциясен билгеләргә мөмкинлек тудыра.
Гайдар форумында катнашучы Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов бүген «Икътисадның сәламәт киләчәге» дип аталган панель дискуссиясендә булды. Сессиядә бюджет чыгымнарының нәтиҗәле структурасы, кеше капиталына инвестицияләр һәм халыкның сәламәтлеге сораулары күтәрелде һәм тикшерелде. Сессиянең модераторы сыйфатында Санкт-Петербург дәүләт университетының Ирекле сәнгатьләр һәм фәннәр факультеты деканы, Е.Т.Гайдар исемендәге Икътисадый сәясәт институтының баш фәнни хезмәткәре Алексей Кудрин чыгыш ясады.