Россия Федерациясе Хөкүмәтенең командировка таныклыкларын юкка чыгаруы турындагы карары кабул ителде

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Эшкуарлык климатын яхшырту буенча чаралар, һәм шулай ук хакимият органына тапшырыла һәм оешма хезмәткәрләренең командировкада булу фактын раслый торган документларны рәсмиләштерүгә карата таләпләрне гадиләштерү кысаларында Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев Россия Федерациясе Хөкүмәтенең командировка таныклыкларын һәм эш биремнәрен юкка чыгару турында 2014 елның 29 декабрендәге 1595нче санлы карарын имзалады. Документ 2015 елның 8 гыйнварыннан үз көченә керә.
Моннан тыш, 2015 елның 8 гыйнварыннан эш биремнәренә һәм командировкада булган хезмәткәрнең үтәлгән эше турында хисап ясауга карата таләпләр юкка чыгарыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International