Иртәгә илебез сәнәгать робот техникасын үстерү һәм прототиплаштыру буенча семинар узачак

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе
2015 елның 14 гыйнварында «КНИАТ» ААҖ фәнни-техник советы залында «Татарстан Республикасының прототиплаштыру үзәкләре – протиплаштыруны тизләтү һәм кою производствосы өчен заманча аддитив технологияләрне гамәлгә кертү, илебез сәнәгать робот техникасын үстерү» дип аталган семинар уздырыла.
Семинарда «КНИАТ» ААҖнең кече һәм урта предприятиеләре-резидентлары өчен җентекле танышу презентацияләре, һәм шулай ук сорауларга җавап сессиясе оештырыла.
Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасында югары технологияле төбәк сәнәгать прототиплашыру үзәкләре төзелә:
– «Санлы технологияләр үзәге» АҖ;
– «Илебез робот техникасын прототиплаштыру һәм гамәлгә кертү үзәге» АҖ.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International