ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның төп бурычларыннан берсе – сәнәгать җитештерүе күләмнәрен саклап калу, предприятиеләр үзләренең продукциясен сату базарларын югалтмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында хәбәр итте. Чираттагы утырыш 2015 елда сәнәгать секторы үсеше мәсьәләсенә багышланды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Икътисадый совет утырышын ачып, Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Татарстанда 2014 елда барлык төп социаль-икътисадый күрсәткечләр үтәлгән. Тулаем ел йомгаклары начар түгел, диде ул, быел төп бурычларның берсе – реаль икътисадый секторны саклап калу. Ситуация валюталар курсы артуга, кредитлар буенча ставкалар кыйбатлануга, шулай ук тышкы финанслау, заманча технологияләр ябылуга бәйле рәвештә катлаулана. Барлык бу факторларны истә тотмый булмый, дип саный Татарстан Президенты. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, соңгы елларда республикада эшсезлек дәрәҗәсе түбән килеш сакланды, 2014 ел азагында бу күрсәткеч арта башлады.
2014 елның 31 декабрендә «Россия Федерациясендә сәнәгать сәясәте турында» 488-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде.
Федераль законда сәнәгать сәясәтенең максатлары, бурычлары һәм принциплары, аны формалаштыруда һәм гамәлгә ашыруда катнашучылар даирәсе билгеләнә, һәм шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте, башкарма хакимиятнең федераль органнары, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнарының сәнәгать сәясәте өлкәсендәге вәкаләтләре регламентлаштырыла.

12
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
Лицензиатның дистанцион мәктәбендә егерме беренче дәрес урнаштырылды: Лицензия таләпләре: хезмәткәрләр.
Егерме беренче дәрестә төсле металлның химик составына анализ үткәрү өчен җаваплы хезмәткәрләргә һәм әлеге хезмәткәрләрнең тиешле квалификация ала алу мөмкинлекләренә кагылышлы сораулар карала.

5
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
2014 елның 30 декабрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов 2014 ел өчен эшкуарлыкка ярдәм инфраструктурасы оешмалары эшчәнлегенә йомгак ясауга һәм 2015 ел планын тикшерүгә багышланган киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә төбәк инжиниринг үзәкләре, бизнес-инкубаторлар, прототиплаштыру үзәкләре, Яшьләр инновацияле иҗат үзәге, Татарстан Республикасы экспортка ярдәмне координацияләү үзәге, «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБО һәм «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге» ДБУ җитәкчеләре катнашты.

31
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Кадерле дуслар!
Барыгызны да ихлас күңелдән якынлашып килүче Яңа 2015 ел белән тәбрик итәм!
Сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхетле Яңа ел телим! Ул бары тик яхшы хәбәрләр һәм шатлыклы вакыйгалар гына алып килсен, ә барлык уй-ниятләрегез уңыш белән тормышка ашсын! Йортыгызны һәрвакытта да ягымлы мөгамәлә һәм мәхәббәт ямьләсен, хыялларыгыз чынга әверелсен, башланган эшләрегез уңышлы тәмамлансын!
Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч-дәрт һәм имин тормышлар телим!
Хөрмәт белән,
икътисад министры Артём Здунов.

30
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елда нәтиҗәле хезмәттәшлеге һәм дәүләт программаларын уңышлы тормышка ашыруы өчен, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәт коллективы Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
«2014 елдагы уртак, комплекслы һәм тырыш хезмәтебез нәтиҗәсендә без алдыбызда торган барлык максатларга да ирештек. Дәүләт программаларын тормышка ашырудагы ярдәмегез, Татарстан Республикасы халкының тормыш сыйфатын күтәрүдә актив катнашуыгыз өчен тирән рәхмәтемне белдерәм», – диелә Рәхмәт хаты текстында.

29
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы уйлап табучылары һәм рационализаторлары җәмгыятенең Республика советы президиумының 2014 елның 16 декабрендәге карары белән, күпьеллык актив уйлап табу эшчәнлеге өчен, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының инвестицияле проектларга дәүләт ярдәме күрсәтү бүлеге башлыгы – Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы Вольтер Левашов «За заслуги в ОИР» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү һәм «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 маддәсенең үз көчен югалтуын тану турында» 71-5 номерлы Татарстан Республикасы закон проектына җайлау йогынтысын бәяләү үткәрелә.
Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен тәкъдим ителгән закон проекты буенча җәмәгать консультацияләрендә катнашырга чакырабыз.
Татарстан Республикасы Прокуратурасы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2015 елга кара һәм төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату буенча юридик затлар эшчәнлеген тикшерүне үткәрү планын раслады.
Эшкуарларның игътибарын шуңа юнәлтәбез, планда күрсәтелгән мәгълүмат, тикшерелергә тиешлеләрнең составы буенча да, тикшерүләрне үткәрү даталары буенча да, ел дәвамында үзгәрешсез калачак.

26
декабрь, 2014 ел
җомга
Россия Монополиягә каршы хезмәтнең 13 территориаль органы, һәм шулай ук үзәк аппараты вәкилләре 2014 елның 25 декабрендә Казанда пилот төбәкләрдә Көндәшлекне үстерү стандартын гамәлгә ашыруның якынча нәтиҗәләрен тикшерделәр. Стандарт Россия Федерациясе субъектларында көндәшлекне стимуллаштыруның иң яхшы тәҗрибәләрен гамәлгә кертүне күздә тота. Агымдагы елда Стандартны кертү һәм гамәлгә ашыруның пилот территорияләре исәбендә, Хабаровск крае, Түбән Новгород, Волгоград өлкәләре һәм Санкт-Петербург белән беррәттән, Татарстан да сайланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International