«Контур» Махсуслаштырылган конструкторлык бюросы, «Опора России» иҗтимагый оешмасы белән берлектә, «Мин бизнесмен 2015» кыска видеороликлар буенча бөтенроссия конкурсын оештыра.
Конкурста катнашу кече һәм урта бизнеска ия һәр эшкуарга үз эшен үстерү өчен акча алу һәм бизнесы турында бөтен Россиягә сөйләү мөмкинлеге тудыра. Җиңүчеләр үз бизнесларын үстерү максатына 300 000 һәм 200 000 сум акча алачак.
Катнашу өчен бары тик, кул астыңдагы камерага яисә гаджетка үз эшеңне яктырткан өч минутлык видео төшереп, аны конкурс сайтына (www.kontur.ru/ib) 2015 елның 27 гыйнварына кадәр урнаштырырга гына кирәк. Мөһим шарт: ролик реклама характерында булмаска һәм кадрларда һичшиксез бизнес иясе яки команда күренергә тиеш.
Видео конкурс сәхифәсендә күренгәннән соң исә, дусларыңны яисә партнерларыңны аның өчен тавыш бирергә чакырырга була. Иң күп «лайкларга» ия видео «Интернет тавыш бирү» номинациясендә төп призны алачак, һәм бу аның төп номинация – «Жюри сайлавы»нда җиңү мөмкинлеген арттырачак.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 204-41-77.