Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
«Татарстан-2030» стратегиясе проекты фикер алышу өчен әзер
2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе
2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен эшләүнең икенче этабы тәмамланды. Бүген бу хакта Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Санкт-Петербург дәүләт университетының ирекле сәнгатьләр һәм фәннәр факультеты деканы Алексей Кудрин хәбәр итте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан икътисад министры Артем Здунов, Леонтьев үзәге каршындагы стратегик планлаштыру буенча ресурс үзәге директоры Борис Жихаревич катнашты. Татарстан Республикасы Президентына «Татарстан-2030» стратегиясе проектының ике этабы нәтиҗәсен тәкъдим иттеләр.
Алексей Кудрин билгеләп үткәнчә, стратегияне эшләү барышында аңа күп кенә кызыклы идеяләр кертелгән. «Хәзер стратегиянең хуҗасы алмашына. Элек ул – консультантлар эше иде, хәзер инде бу республика эше булачак», - дип ассызыклады А.Кудрин.
Хәзер стратегия проектын киң җәмәгатьчелек фикер алышуына чыгарырга кирәк, аннары республика законы форматында кабул итәргә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мондый масштаблы хезмәтләре өчен проектны эшләүчеләргә рәхмәт белдерде. «Кайбер урыннарын төзәтеп җибәрергә, чаралар программасын җентекләп чагылдырырга һәм Дәүләт Советына кертергә кирәк, - диде Р.Миңнеханов. Дәүләт Советы комитетлары, безнең белән бергә, аның «юл картасын» эшләсеннәр һәм башка мәсьәләләрне әзерләсеннәр».
Ул шулай ук «Татарстан-2030» стратегиясе проектын министрлыкларның һәм ведомстволарның йомгак коллегияләрендә һәм муниципалитетлар сессияләрендә карап фикер алышырга кушты. Татарстан Республикасы Президенты проектны эшләүчеләрне республиканың төп муниципалитетлары сессияләрендә стратегияне шәхсән тәкъдир итәргә чакырды.
ТР Президенты Матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
апрель, 2026 ел
Татарстанда дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә имзаланган экспорт контрактлары саны арта
2026 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы “Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды” ККК КБҖ экспортны яклау үзәге оешмасы ярдәмендә экспорт контрактлары төзегән кече һәм урта бизнес субъектлары саны ике тапкырдан артыкка арткан. Аларның саны уннан артып китте.
"Студентлар стартабы” конкурсында җиңүчеләр 1 млрд сумнан артык грант алды
“Студентлар стартапы” Бөтенрәсәй конкурсы Татарстанда студентлар стартаплары хәрәкәтен үстерүгә ярдәм итте, шуның нәтиҗәсендә аларның инициаторлары, 2022 елда инициатива эшләтеп җибәрелгәннән бирле, һәркайсы 1 млн сум күләмендә 1032 грант алды.
24
апрель, 2026 ел
Татарстан регионара форумда “Җайга салу йогынтысын бәяләү өчен ЯИ-агент” инновацион проектын тәкъдим итте
2026 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайга салу йогынтысын бәяләү һәм конкуренцияне үстерү бүлеге башлыгы Елена Филиппова Мәскәү шәһәренең Икътисадый сәясәт һәм үсеш департаменты оештырган “Регионнарның цифрлы киләчәге: җайга салу йогынтысын бәяләүгә цифрлы инструментларны кертү” төбәкара түгәрәк өстәлендә катнашты.
23
апрель, 2026 ел
Май аенда Татарстан эшмәкәрләрен гадәти түләүләр һәм хисаплар көтә
Май аенда республика бизнесын гадәти түләүләр һәм хисаплар көтә, срокларны күчерү дә көтелми, бары тик ИТ-компанияләр генә 1 июньгә кадәр аккредитацияне раслый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз