Идарәче кадрларны әзерләүнең Президент программасын тыңлаучылар һәм аны тәмамлаучылар Норвегиядә стажировка үтә алалар

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Идарәче кадрларны әзерләүнең Президент программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2015 елның 27 гыйнварында Казан федераль университетында Норвегия предприятиеләре конфедерациясенең Халыкара икътисадый сәясәт департаменты директоры урынбасары Катарина Сетерсдал белән очрашу оештырыла. Норвегиягә стажировка үтәргә барырга теләге булган Президент программасын тыңлаучыларны һәм аны тәмамлаучыларны очрашуга чакырабыз. 4 атна дәвам итәчәк стажировка 2015 елның сентябренә планлаштырыла.
Очрашуда катнашу сораулары буенча Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрларны әзерләү буенча Татарстан төбәк комиссиясенең җаваплы сәркатибе Наил Геннусович Мадиевка түбәндәге электрон адрес буенча мөрәҗәгать итүегез сорала: Nail.Madiev@tatar.ru.
Очрашу 18:00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча оештырылачак: Казан шәһ., Кремль ур., 6/20, ауд. 204.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International