ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Лицензиатның дистанцион мәктәбе 2014 елның маеннан эшли һәм бу вакыт аралыгында лицензияләүгә караган законнарга безнең игътибарга лаеклы кайбер үзгәрешләр кертелде.
Беренчедән, лицензияләү процедурасын гадиләштерү юнәлеше сакланып кала, бу очракта гариза бирүче тарафыннан тапшырылырга тиешле документлар исемлеге кыскара. Лицензиягә дәгъва кылучы – лицензия алуга, ә лицензиат лицензияне яңадан рәсмиләштерүгә гариза биргәндә, гамәлгә кую документларын күрсәтүнең мәҗбүрилегеннән азат ителә.

25
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 24 февралендә Татарстан Республикасының Әгерҗе, Актаныш, Әтнә, Чүпрәле, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама һәм Тәтеш муниципаль районнары Советлары утырышлары уздырылды.
Утырышларда 2030 елга кадәрге чорга республиканың Социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең төп юнәлешләре турында Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева, министр урынбасарлары Наталья Таркаева, Булат Хаҗиәхмәтов, Айрат Шәмсиев, ТР Икътисад министрлыгының Административ реформалар идарәсе башлыгы Альбина Гергерт, һәм шулай ук AV Group президенты – «Татарстан-2030» проектын эшләүчеләр командасы әгъзасы Алексей Крыловский сөйләде.
«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы фонд йөкләмәләрен бирү программасында катнашу өчен банкларны өстәмә сайлап алу буенча ачык конкурсның дәвам итүен хәбәр итә.
2015 елның 5 мартында гаризалар бирү вакыты тәмамлана. Ачык конкурста катнашуга гаризалар салынган конвертларны ачу процедурасы 2015 елның 5 мартында 14 сәгать 00 минутта түбәндәге адрес буенча уздырылачак: 420111, Татарстан Республикасы, Казан ш., Чернышевский ур., 33; 2 кат, оф. 15, конференц-зал.
2015 елның 1 июленнән җайлау йогынтысын бәяләүне үткәрү тәртибенә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 30 гыйнварындагы 83нче карары белән кертелгән үзгәрешләр үз көченә керәчәк. Үзгәрешләр федераль норматив актларга карата җайлау йогынтысын бәяләүне үткәрү процедурасына кагыла.
Төп яңалыкларның берсе – Россия законнарында «one in – one out» кагыйдәсенең пәйда булуы (2015 елның 1 октябреннән үз көченә керә), бу вакытта яңа кертелгән һәр таләп гамәлдәгесен юкка чыгару белән бергә барырга тиеш. Өстәвенә, бу таләпләрнең монетар бәяләрдә чагыштырырлык булуы зарур.
Җайлау йогынтысын бәяләүне үткәрү тәртибенә кертелгән үзгәрешләр турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча табарга була: http://ar.gov.ru/ru/news/1231/1/0/0/index.html.

26 февральдә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә, «Кризиска каршы планны гамәлгә ашыруда хакимият һәм эшкуарлык җәмәгатьчелегенең нәтиҗәле хезмәттәшлеге» дип аталган «түгәрәк өстәл» уздыра. Анда министрлыклар, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан Республикасы Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе, Россия фермерлары ассоциациясе, «ОПОРА России» Кече һәм урта эшкуарлыкның гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге, «Эшлекле Россия» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге вәкилләре дә чакырыла.
Кризиска каршы төбәк һәм муниципаль программаларның нәтиҗәлелеген арттыру максатында «түгәрәк өстәл» йомгаклары буенча киңәшләр, һәм шулай ук дәүләт хакимиятенең федераль органнарына тиешле тәкьдимнәр эшләнәчәк.


24
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды 2015 елда капиталын арттырачак. Фондның гомуми күләме 500 млн сумны тәшкил итәчәк, шуның 100 млн сумы инде Татарстан Республикасы бюджетыннан бүленгән, ә 400 млн сум уртак финанслау шартларында федераль бюджеттан көтелә.
Фонд кече һәм урта эшкуарлык субъектларына өч елга кадәр срок белән, елына 10% ставкасыннан 1 млн сумга кадәрге микрозаймнар бирә. Фонд эшчәнлеге бизнес өчен фиананс ресурсларының шактый кыйммәтләнүе шартларында аеруча зур әһәмияткә ия була бара.

2015 елда Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкка республика һәм федераль бюджетлардан уртак финанслау шартларындагы дәүләт ярдәме күләме, якынча исәпләүләр буенча, 2 млрд сумнан да ким булмаячак. Бу турыда Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткән брифингта хәбәр итте. Брифингта шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин һәм «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге» ДБУ җитәкчесе Дилүс Шәвәлиев катнашты.


21
февраль, 2015 ел
шимбә
Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов 2015 елның 20 февралендә Тула шәһәрендә узган Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү чаралары турында»гы утырышына әзерлек буенча эшче төркем киңәшмәсендә катнашты.
Очрашуда кече һм урта эшкуарлыкка эшләнеп бетү таләп ителгән дәүләт ярдәме юнәлешләре һәм чаралары, кече һәм урта эшкуарлык субъектларының дәүләт сатып алуларына, банк финанс ресурсларына керә алу мөмкинлекләрен киңәйтү, яшьләр эшкуарлыгын үстерү, предприятиеләрне инженерлык инфраструктураларына (су, газ, электр энергиясе белән тәэмин итү) тоташтыру мәсьәләләре тикшерелде. Шулай ук дәүләт ярдәменең башка төрләре, шул исәптән административ басымны һәм салым йөкләнешен киметү сораулары да каралды.
2015 елның 19 февралендә «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы директоры Сергей Болотаев Татарстан Республикасының Фермер, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативлары ассоциациясенең XV съездында катнашты һәм республика кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтүнең гамәлдәге һәм уңышлы модельләре турында сөйләде.
Татарстан Республикасы икътисадын тотрыклы үстерү максатында авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү тармагында импортны алыштыруда фермер хуҗалыкларының һәм кулланучылар кооперативларының роле һәм әһәмияте мәсьәләләре фикер алышуларның төп темасы булды.
2015 елның 20 февралендә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче утырышы узды.
Дәүләт Советының бишенче утырышының көн тәртибенә 54 сорау кертелгән иде, шул исәптән 15 республика законы проекты, 33 федераль закон проекты һәм Россия Федерациясе субъектлары закон чыгару җыеннарының закон чыгару инициативалары.

Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру турындагы закон проекты икенче укылышка куелды. Закон проекты буенча доклад белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов чыгыш ясады. Ул закон проектын комитетта тикшерү йомгаклары, кергән төзәтмәләр, бәяләмәләр һәм аларны карау нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International