26 февральдә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә, «Кризиска каршы планны гамәлгә ашыруда хакимият һәм эшкуарлык җәмәгатьчелегенең нәтиҗәле хезмәттәшлеге» дип аталган «түгәрәк өстәл» уздыра. Анда министрлыклар, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан Республикасы Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе, Россия фермерлары ассоциациясе, «ОПОРА России» Кече һәм урта эшкуарлыкның гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге, «Эшлекле Россия» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге вәкилләре дә чакырыла.
Кризиска каршы төбәк һәм муниципаль программаларның нәтиҗәлелеген арттыру максатында «түгәрәк өстәл» йомгаклары буенча киңәшләр, һәм шулай ук дәүләт хакимиятенең федераль органнарына тиешле тәкьдимнәр эшләнәчәк.