ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2015 ел
җомга
2015 елның 20 февралендә Татарстан Республикасының Питрәч һәм Теләче муниципаль районнары Советлары утырышлары узды.
Питрәч район Советы утырышында – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев, Теләче район Советы утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.

19-21 март көннәрендә Махачкала шәһәрендәге Рәсүл Гамзатов исемендәге Милли китапханәдә халыкара катнашлыгында «Эшлекле Дагыстан-2015» XII төбәкара күргәзмә-форум узачак.
Күргәзмәнең төп бүлекләре: сәнәгать предприятиеләре продукциясе, инновацияле технологияләр, транспорт, элемтә, телекоммуникацияләр һәм мәгълүмати технологияләр, ягулык-энергетика комплексы, электроэнергетика һәм энергия саклау, кадрлар әзерләү, банк эше, иминиятләштерү, аудит, куркынычсызлык, сак системалары, электр-көнкүреш техникасы, компьютерлар, оргтехника һәм канцтоварлар, дизайн, интерьер, реклама һәм полиграфия.
Күргәзмәне оештыру комитеты
т./ф: 8-928-5999-412, 8-906-482-17-60, 8-903-423-23-93
E-mail: dagexpo2008@yandex.ru.

2015 елның 17 февралендә «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгында 2015 ел елда һәм аннан соңгы елларда Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучы предприятиеләр һәм оешмалар ихтыяҗы өчен кадрлар әзерләүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә оештырылды.
Киңәшмәдә укытуның дуаль системасын үстерү кысаларында Кама кластеры предприятиеләрендә остазлыкны үстерү сораулары, шулай ук Кама кластеры предприятиеләре кадрларының һөнәри әзерлеген, квалификацияләрен күтәрү һәм стажировкаларын оештыру буенча белем бирү учреждениеләренең тәкъдимнәре каралды.

«Интернет» челтәрендә Татарстан Республикасы халкына хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы шәһәр округлары, муниципаль районнар җирле үзидарә органнары һәм оешмалар җитәкчеләре эшчәнлеге нәтиҗәлелеге турында халык арасында сораштырулар үткәрү дәвам итә.


Сораштырулар 2015 елның 1 февраленнән 1 мартына кадәр үткәрелә. Сораштыру формасы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында түбәндәге адрес буенча урнаштырылган http://mert.tatarstan.ru/opros22.htm. Халыктан сораштырулар үткәрү баннерлары «Рәсми Татарстан» дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының бердәм порталында, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталының, Муниципаль берәмлекләр порталының, Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнарының рәсми сайтларының баш битләрендә урнаштырылган.

Республикада яшәүче һәркем үзе яшәгән урында, үз шәһәрендә һәм муниципаль районында күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын бәяли ала.

«Реальное время» газетасының «Кризиска каршы стратегия буларак эшкуарлык» бизнес-форумы барышында Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү төрләре турында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге җитәкчесе Дилүс Шәвәлиев сөйләде. Форум 19 февральдә Казан ИТ-паркы мәйданчыгында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән оештырылды.
«Кызганычка, әлегә эшкуарларның барысы да Татарстанда, шул исәптән республика Икътисад министрлыгы аша да, бүгенге көндә кече һәм урта бизнеска нинди формадагы дәүләт ярдәме күрсәтелүе турында белеп бетермиләр. Чынлыкта исә бизнеска дәүләт ярдәме чаралары комплексы киң финанс, инновацион һәм мөлкәти инфраструктураны үз эченә ала. Без бизнес вәкилләрен сөйләшүләргә һәм Татарстан эшкуарлыгын үстерү һәм ярдәм итү формаларын бергәләп эзләргә чакырабыз», - дип белдерде Дилүс Шәвәлиев.


19
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 19 февралендә Татарстан Республикасының Әлмәт, Чистай, Балтач, Мөслим, Ютазы, Кукмара, Тукай һәм Лаеш муниципаль районнары Советлары утырышлары узды.
Утырышларда 2030 елга кадәрге чорга республиканың Социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең төп юнәлешләре турында Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева, министр урынбасарлары Наталья Таркаева, Булат Хаҗиәхмәтов, Рөстәм Сибгатуллин, ТР Икътисад министрлыгының Фаразлау һәм стратегик үсеш идарәсе башлыгы Олег Пелевин, шулай ук «Татарстан-2030» проектының фәнни җитәкчесе Борис Жихаревич сөйләде.
Хәзерге вакытта Стратегия җентекле тикшерү үтә, аны эшләп бетерү дәвам итә. Стратегия-2030 проекты буенча яңа идеяләрегезне, фикерләрегезне, тәкъдим-киңәшләрегезне Икътисад министрлыгына яисә «Татарстан-2030» проекты сайтына юллый аласыз (http://tatarstan2030.ru). Шулай итеп, республикада яшәүче һәркем Татарстанның киләчәген формалаштыруга үз өлешен кертә ала.
2015 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының киңәйтелгән утырышы узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, муниципаль район башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үзенең чыгышында Стратегия-2030 проектын тормышка ашыруның төп юнәлешләрен: сөт, ит, бәрәңге, җиләк-җимеш кластеры субъектларын формалаштыру, шулай ук импортны алыштыруга юнәлдерелгән инвестицияле проектларны тормышка ашыруны яктыртты.
2015 елның 24 февралендә Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарларны, эшләрне, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль законны бозган өчен җаваплылык» темасына республика муниципаль районнары оешмалары өчен бушлай белем бирү семинары уздыра.
Семинар программасында 223-ФЗ номерлы Федераль законны бозуның типик булган очраклары, әлеге хилафлыклар өчен Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексында билгеләнгән җаваплылыкка анализ, һәм шулай ук предприятиеләрнең сатып алу эшчәнлеген оптимальләштерү юллары каралачак.
Семинарда катнашу өчен, сылтама буенча теркәлү узарга кирәк: http://zakupki223.net/seminar/.

18
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының уртак йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Татарстанның 2014 елда социаль-икътисадый үсеше һәм 2015 елга бурычлары турындагы доклад белән чыгыш ясады
Чыгышның тезисларларын һәм презентацияне түбәндәге сылтама буенча табарга була: http://mert.tatarstan.ru/rus/info.php?id=641989.

Бүген Казанда светодиод яктырткычлар җитештерүче Ledel заводның икенче чираты ачылды.

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Гражданнар инициативалары комитеты җитәкчесе, Санкт-Петербург дәүләт университеты ирекле фәннәр һәм сәнгать факультеты деканы Алексей Кудрин, ТР министрлыклары җитәкчеләре һәм вәкилләре, Казан Башкарма комитеты җитәкчеләре һ.б. катнашты.

Ledel компаниясе светодиодлар нигезендә энергияне саклаучы яктырткычлар җитештерү белән шөгыльләнә. Россиянең светодиод светотехникалары базарында компаниянең өлеше 10-12 процент тәшкил итә. Җитештерү мәйданнары 10 мең кв метрдан артып китә.

Ledel компаниясе директоры Артем Когданин белдергәнчә, предприятиенең икенче чиратында пластик эшләнмәләр җитештереләчәк. “Нигездә бу пластик эшләнмәләр чит илләрдән кертелә торган товарны алмаштыруны максат итеп куя”, - дип аңлатма бирде ул. “Заводның икенче чиратын эшләтеп җибәрү белән Россия өлешен 55 тән 65 процентка арттырабыз, хәтта 70 процентка кадәр мөмкин. Бу төп максат итеп куела. Моннан тыш, чыгымнар кими, бу кулланучылар өчен продуктны арзанрак бәядән тәкъдим итү мөмкинлеге бирә. Шулай ук эшләнмәләрнең сыйфатын арттырабыз, предприятиедә сыйфатны контрольгә алабыз”, - диде докладчы.

Аның сүзләренчә, нигездә, проукция - эре предприятиеләр һәм производстволар, балалар бакчалары һәм мәктәпләр, автоюлларны яктыртуда куллану өчен. “Хәзер көнкүреш өчен яктырткычлар эшли башлыйбыз. Әлегә ул берәү генә, ассортиментны 4 төрлегә кадәр арттырырга телибез”, - дип белдерде компания директоры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International