Республика Дәүләт Советы Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру турында закон кабул итте

2015 елның 21 феврале, шимбә
2015 елның 20 февралендә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче утырышы узды.
Дәүләт Советының бишенче утырышының көн тәртибенә 54 сорау кертелгән иде, шул исәптән 15 республика законы проекты, 33 федераль закон проекты һәм Россия Федерациясе субъектлары закон чыгару җыеннарының закон чыгару инициативалары.

Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру турындагы закон проекты икенче укылышка куелды. Закон проекты буенча доклад белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов чыгыш ясады. Ул закон проектын комитетта тикшерү йомгаклары, кергән төзәтмәләр, бәяләмәләр һәм аларны карау нәтиҗәләре турында хәбәр итте.
Исегезгә төшерик, «Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру турында»гы закон проектын эшләүнең төп максаты – Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше өлкәсендә озак һәм уртача срокка исәпләнгән дәүләт стратегик планлаштыруының комплекслы системасын эшләү, төзү һәм гамәлгә кертү өчен хокукый нигез булдыру, һәм шулай ук Татарстан Республикасының дәүләт планлаштыруы һәм фаразлавы өлкәсенә караган законнарын «Россия Федерациясендә стратегик планлаштыру турында»гы 2014 елның 28 июнендәге 172-ФЗ номерлы Федераль законга яраштыру.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International