Стратегия-2030 проектын Әгерҗе, Актаныш, Әтнә, Чүпрәле, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама һәм Тәтеш муниципаль районнары Советлары утырышларында тикшерделәр

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе
2015 елның 24 февралендә Татарстан Республикасының Әгерҗе, Актаныш, Әтнә, Чүпрәле, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама һәм Тәтеш муниципаль районнары Советлары утырышлары уздырылды.
Утырышларда 2030 елга кадәрге чорга республиканың Социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең төп юнәлешләре турында Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева, министр урынбасарлары Наталья Таркаева, Булат Хаҗиәхмәтов, Айрат Шәмсиев, ТР Икътисад министрлыгының Административ реформалар идарәсе башлыгы Альбина Гергерт, һәм шулай ук AV Group президенты – «Татарстан-2030» проектын эшләүчеләр командасы әгъзасы Алексей Крыловский сөйләде.
Хәзерге вакытта Стратегия җентекле тикшерү үтә, аны эшләп бетерү дәвам итә. Стратегия-2030 проекты буенча яңа идеяләрегезне, фикерләрегезне, тәкъдим-киңәшләрегезне Икътисад министрлыгына яисә «Татарстан-2030» проекты сайтына юллый аласыз (http://tatarstan2030.ru). Шулай итеп, республикада яшәүче һәркем Татарстанның киләчәген формалаштыруга үз өлешен кертә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International