Дилүс Шәвәлиев: «Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү фонды займнарының эш хакына кадәрге микрозаймнар белән бернинди уртаклыгы да юк»

2015 елның 24 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды 2015 елда капиталын арттырачак. Фондның гомуми күләме 500 млн сумны тәшкил итәчәк, шуның 100 млн сумы инде Татарстан Республикасы бюджетыннан бүленгән, ә 400 млн сум уртак финанслау шартларында федераль бюджеттан көтелә.
Фонд кече һәм урта эшкуарлык субъектларына өч елга кадәр срок белән, елына 10% ставкасыннан 1 млн сумга кадәрге микрозаймнар бирә. Фонд эшчәнлеге бизнес өчен фиананс ресурсларының шактый кыйммәтләнүе шартларында аеруча зур әһәмияткә ия була бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International