Татарстанның Фермер, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативлары ассоциациясенең XV съездында дәүләт ярдәме төрләре тикшерелде

2015 елның 21 феврале, шимбә
2015 елның 19 февралендә «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы директоры Сергей Болотаев Татарстан Республикасының Фермер, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативлары ассоциациясенең XV съездында катнашты һәм республика кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтүнең гамәлдәге һәм уңышлы модельләре турында сөйләде.
Татарстан Республикасы икътисадын тотрыклы үстерү максатында авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү тармагында импортны алыштыруда фермер хуҗалыкларының һәм кулланучылар кооперативларының роле һәм әһәмияте мәсьәләләре фикер алышуларның төп темасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International