ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан, вәкаләтле банклар белән берлектә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе территориясендә Проектлы финанслау нигезендә гамәлгә ашырыла торган инвестицияле проектларга ярдәм күрсәтү программасын раслау турында»гы 2014 елның 11 октябрендәге 1044нче Карары белән расланган Проектлы финанслау программасында катнашу өчен инвестицияле проектларны сайлап алу бара.
Хәзерге вакытта программада катнаштыру өчен 10 вәкаләтле банк сайлап алынган: «Россия Саклык банкы» ААҖ, «Россельхозбанк» ААҖ, «Альфа-Банк» АҖ, «ВТБ Банк» ААҖ, «Промсвязьбанк» Җәмгыяви акционерлык банкы, «Газпромбанк» ААҖ, «Банк Москвы» ААҖ, «Открытие Финанс корпорациясе» Банкы Җәмгыяви акционерлык җәмгыяте, Халыкара инвестиция банкы, Евразия үсеш банкы.

7 яшьтән алып 17 яшькәчә балалар өчен Россиядә беренче Казан лазер мәктәбе «Идея» Яшьләр инновацияле иҗаты үзәге («Идея» ЯИИҮ) базасында ачылачак. Проектның максаты – баланың яктылык турындагы белемнәрен күтәрү, мәктәптә укытылачак физика курсына әзерләү, гамәли тәҗрибәләр үткәрү (яктылык таралу, чагылу, сыну, яктылык дифракциясе һәм интерференциясе, Тиндаль эффекты һ.б.ш. буенча) һәм заманча лазер җайланмаларында әлеге күренешләрне гамәли яктан өйрәнү.
Кече төркемнәр өчен Кояш системасын төзү, кубны таркату буенча мастер-класслар уздыру планлаштырыла.

Эшләнелгән Тәртип 2015 елда яклар тарафыннан контрактта каралган контрактны үтәү срокларын килештерү, контракт бәясе, товар, эш, хезмәт күрсәтү берәмлеге бәяләре, һәм шулай ук товар саны, эш, хезмәт күрсәтү күләмнәре буенча үзгәртүләр кертергә мөмкинлек бирә. Әлеге норма 2014 елның 31 декабренә кадәр имзаланып, үтәлү вакыты 6 айдан зуррак һәм үтәлү срогы 2015 елда тәмамланырга тиешле контрактларга карый.
Контракт шартларына үзгәртүләр кертү өстәмә килешү аша башкарыла, ә исәп-хисап һәм нигезләү өстәмә килешүгә теркәлгән кушымтада күрсәтелә. Килешү китерелә торган товарның – санын, башкарыла торган эш һәм күрсәтелә торган хезмәтнең күләмен арттыруны күздә тота алмый.
Документ проекты белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: http://regulation.gov.ru/.

Кече һәм урта бизнес вәкилләре 2015 елның 25 мартыннан 27сенә кадәр уздырылачак «Санкт-Петербург – Россия һәм чит ил төбәкләре» IX Петербург Кече һәм урта бизнес партнериатында катнашуга чакырылалар.
Партнериат структурасы конгресс программасын, эшлекле элемтәләр биржасын, презентацияләр зонасын, күргәзмәләр экспозициясен, консультацияләр бизнес-үзәген үз эченә ала.
Чара турында тулырак: http://partneriat-spb.ru/.

Әлмәт шәһәрендә «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләрен тиешле дәрәҗәдә үтәү сорауларына багышланган белем бирү семинары уздырылды.
Семинарда республиканың Әлмәт, Аксубай, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Нурлат, Сарман муниципаль районнары предприятиеләренең 50дән артык җитәкчесе һәм белгече катнашты.
Семинарда сатып алуларны башкару вакытында киң таралган хаталар һәм җаваплылык төрләре, 2015 елдан сатып алулар турындагы законнарга кертелгән яңалыклар, һәм шулай ук заказчыларның сатып алу эшчәнлеген оптимальләштерү ысуллары каралды.
Киләсе семинар Казанда 2015 елның апрелендә оештырылачак, һәм бу турында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында хәбәр ителәчәк.


26
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

«Татарстан Стратегиясе – минем Стратегиям!» яшьләр конкурсына тәгаенләнгән проектларыгызны 2015 елның 10 мартына кадәр тапшыра аласыз.
Конкурста яше 16дан 35кә кадәр булган яшь кешеләр катнашырга хокуклы. Коллектив белән катнашу мөмкинлеге дә бар.

Конкурс түбәндәге юнәлешләр буенча уздырыла:
– «Кеше капиталы»;
– «Икътисад»;
– «Пространство-территориаль үсеш».

2015 елның 25 февралендә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында 2030 елга кадәрге чорга республиканың Социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең беренче редакциясен тикшерү буенча «түгәрәк өстәл» оештырылды.
«Түгәрәк өстәлдә» Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре, КДАТУ ректораты, укытучылары, аспирантлары һәм студентлары, һәм шулай ук «Татарстан-2030» проектының җирле офисы вәкилләре һәм проектны эшләүчеләр катнашты.

2015 елның 26 февралендә Татарстан Республикасының Әлки, Арча, Бөгелмә, Саба һәм Спас муниципаль районнары Советлары утырышлары узды.
Спас һәм Әлки районнарындагы утырышларда – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Арчада һәм Сабада – Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Бөгелмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.
Утырышларда 2030 елга кадәрге чорга республиканың Социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең төп юнәлешләре турында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасарлары Наталья Таркаева һәм Айрат Шәмсиев, Икътисад министрлыгының Административ реформалар идарәсе башлыгы Альбина Гергерт чыгыш ясадылар.

2015 елның 26-27 март көннәрендә «Икътисад һәм идарә» Россия Мәгариф программалары фонды сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен «Санкцияләр шартларында экспорт, сәнәгать аутсорсингы һәм субконтрактинг: гамәли тәкъдимнәр» семинары уздыра.
Семинарның төп максаты – үзгәреш кичергән эчке һәм тышкы факторларны исәпкә алып, экспортка ярдәм өлкәсендә дәүләт сәясәтен аңлату, һәм шулай ук чит ил базарларына продукция чыгару стратегияләрен тормышка ашыруда Россия предприятиеләренә ярдәм итү.
Семинарны оештыру комитеты: тел. +7 (495) 960-47-73, +7 (495) 234-70-65, +7 (495) 727-31-03, 8 (916) 998-13-38, soa@group-adk.ru.
Уздырылу урыны: Мәскәү ш., Кузнецкий мост ур., 21/5, ОАО «АСМ- холдинг» ААҖнең конференц-залы

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Россия Федерациясендә җиңел таксида пассажирлар ташу һәм багаж йөртү эшчәнлегенә дәүләт җайлавы үткәрү турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 472515-6нче закон проектына Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан кертелгән төзәтмәләр проектына җайлау йогынтысын бәяләү максатында ачык консультацияләр үткәрү буенча Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаменты мөрәҗәгате алынды.
Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен әлеге норматив хокукый акт белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында түбәндәге сылтама буенча танышырга чакырабыз: http://mert.tatarstan.ru/rus/publichnie-konsultatsii-po-federalnim-normativnim.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International