Лицензиатның дистанцион мәктәбе 2014 елның маеннан эшли һәм бу вакыт аралыгында лицензияләүгә караган законнарга безнең игътибарга лаеклы кайбер үзгәрешләр кертелде.
Беренчедән, лицензияләү процедурасын гадиләштерү юнәлеше сакланып кала, бу очракта гариза бирүче тарафыннан тапшырылырга тиешле документлар исемлеге кыскара. Лицензиягә дәгъва кылучы – лицензия алуга, ә лицензиат лицензияне яңадан рәсмиләштерүгә гариза биргәндә, гамәлгә кую документларын күрсәтүнең мәҗбүрилегеннән азат ителә.
Икенчедән, лицензиатның лицензияле эшчәнлек алып барыла торган объектларны тикшерү журналын тутыру бурычы әлеге журналны алып бару хокукына үзгәртелә.
Өченчедән, лицензия дубликатын алу буенча мөрәҗәгать иткәндә гариза бирүче, дәүләт пошлинасының түләнүен раслый торган документны тапшырмыйча, гаризада аның реквизитларын (лицензияне алу, яңадан рәсмиләштерү вакытындагы кебек) гына да күрсәтә ала.