Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов 2015 елның 20 февралендә Тула шәһәрендә узган Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү чаралары турында»гы утырышына әзерлек буенча эшче төркем киңәшмәсендә катнашты.
Очрашуда кече һм урта эшкуарлыкка эшләнеп бетү таләп ителгән дәүләт ярдәме юнәлешләре һәм чаралары, кече һәм урта эшкуарлык субъектларының дәүләт сатып алуларына, банк финанс ресурсларына керә алу мөмкинлекләрен киңәйтү, яшьләр эшкуарлыгын үстерү, предприятиеләрне инженерлык инфраструктураларына (су, газ, электр энергиясе белән тәэмин итү) тоташтыру мәсьәләләре тикшерелде. Шулай ук дәүләт ярдәменең башка төрләре, шул исәптән административ басымны һәм салым йөкләнешен киметү сораулары да каралды.