Татарстан Республикасы Гарантия фонды банкларны йөкләмәләр алу программасында катнашырга чакыра

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе
«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы фонд йөкләмәләрен бирү программасында катнашу өчен банкларны өстәмә сайлап алу буенча ачык конкурсның дәвам итүен хәбәр итә.
2015 елның 5 мартында гаризалар бирү вакыты тәмамлана. Ачык конкурста катнашуга гаризалар салынган конвертларны ачу процедурасы 2015 елның 5 мартында 14 сәгать 00 минутта түбәндәге адрес буенча уздырылачак: 420111, Татарстан Республикасы, Казан ш., Чернышевский ур., 33; 2 кат, оф. 15, конференц-зал.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International