Артём Здунов: «Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күләме узган елдагыдан кимрәк булмаячак»

2015 елның 24 феврале, сишәмбе
2015 елда Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкка республика һәм федераль бюджетлардан уртак финанслау шартларындагы дәүләт ярдәме күләме, якынча исәпләүләр буенча, 2 млрд сумнан да ким булмаячак. Бу турыда Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткән брифингта хәбәр итте. Брифингта шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин һәм «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге» ДБУ җитәкчесе Дилүс Шәвәлиев катнашты.
Татарстан Республикасы бюджетында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү чараларын финанслауга 500 млн сум акча салынган. Быел республика федераль бюджеттан лимит кысаларында 20%ка 80% нисбәтендә акчалар алырга ниятли. Лимиттан артыгын исәпләгәндә, Татарстан өчен акчаларны җәлеп итүдә тагын да файдалырак шартлар туарга мөмкин.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының 2015 елда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү юнәлешендәге өстенлекле программалары арасында, Лизинг-грант, мөлкәти инфраструктура резидентлары кредитларының процент ставкаларын субсидияләү кебек, грант ярдәме формалары, шулай ук кече һәм урта бизнес предприятиеләренә арзанлы займнар бирү дә бар. Әлеге максатларда Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыкка финанс ярдәме фондының капиталы 500 млн сумга арттырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International