ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2015 ел
сишәмбе
Икътисад министры Артём Здунов Татарстан Республикасының Кырым Республикасындагы һәм Севастополь шәһәрендәге даими вәкиле Руслан Шәяхмәтов белән очрашты.
Очрашуда Кырым Республикасында «Медицина фәне үзәге» Төбәк инжиниринг үзәге төзүгә, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкны үстерү үзәгенең Кырым Республикасындагы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары белән эшләүгә, «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБОның Севастополь шәһәрендәге үсеше юнәлешләренә кагылышлы сораулар тикшерелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 18 мартындагы 162нче карары белән «2015 елга халык мәшгульлеге өлкәсендә Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чараларны гамәлгә ашыру» буенча дәүләт программасы расланды.

Программаның максаты – мәшгульлек сферасын җайлау өлкәсендәге чараларны икътисадны үстерү проблемаларын комплекслы чишүгә юнәлдерү.
23 мартта Казан шәһәрендә «Идеяләр 2020. Киләчәк дөньясына сәяхәт» мультимедиа күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмәне оештыручы – Гельмгольц исемендәге фәнни берләшмә (Германия). Татарстан Республикасындагы партнерлар – А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы.

23
март, 2015 ел
дүшәмбе
Моношәһәрләрне модернизацияләү проблемасы – Татарстан Республикасы өчен актуаль тема. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Икътисадый үсеш һәм интеграция буенча Хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме утырышында хәбәр итте.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, аны эш төркеме җитәкчесе – «Үсеш банкы һәм тышкы икътисадый эшчәнлек (Внешэкономбанк)» дәүләт корпорациясе рәисе урынбасары Ирина Макиева алып барды. Утырышта шулай ук «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешма, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Региональ сәнәгать сәясәте департаменты, Россия Федерациясе Финанс министрлыгының Инновацияләр, граждан билгеләнешендәге сәнәгать, энергетика өлкәсендә бюджет сәясәте департаменты вәкилләре дә катнашты.
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы вәкаләтле орган тарафыннан сайлап алынган (территорияләрне үстерү турында килешү буенча) территорияләрне үстерүгә һәм төзекләндерүгә юнәлдерелгән «Территорияләр үсеше турында» федераль закон проектын әзерләде.
Проектка караганда, территорияләрне үстерү турындагы төзелә торган килешү буенча төп төзелеш оешмасы үз хисабына аерым бер территорияне үстерергә яисә төзекләндерергә йөкләмә ала, бу вакытта төп төзүче түбәндәгеләрне (төзекләндерелә торган территориягә кергән) сатып алырга хокуклы була
2015 елның 26-31 май көннәрендә Севастополь шәһәрендә (Кырым Республикасы) «Кырым-Россия Көньягы 2015» Халыкара азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар күргәзмә-форумы оештырыла.
«Кырым-Россия Көньягы 2015» күргәзмәсен оештыру комитеты Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын үз товарларын таныту, потенциаль партнерлар белән турыдан-туры эшлекле элемтәләр урнаштыру, сату базарларын киңәйтү максатларында әлеге күргәзмәдә катнашырга өнди.
2015 елның 26 мартында «Базарга анализ һәм икътисадый концентрациягә контроль» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Конференциянең максаты – дәүләт һәм төбәк структураларының, илебез икътисадчыларының һәм юриспруденция өлкәсендәге белгечләрнең, экспертларның, эшкуарларның, һәм шулай ук фәнни һәм педагогик җәмәгатьчелекнең игътибарын товар базарлары һәм икътисадый концентрацияне анализлауның һәм әлеге өлкәдә монополиягә каршы җайлауның социаль-икътисадый һәм хокукый проблемаларына җәлеп итү.

21
март, 2015 ел
шимбә
2015 елның 19 марты - Мәскәүдә уза торган Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәкләренең бөтенроссия форумының икенче көненең беренче яртысы КФҮләр, башкарма хакимиятнең федераль органнары һәм дәүләт бюджеттан тыш фонд органнарының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә үзара эшен оештыру сорауларына багышланды. Әлеге мәсьәлә буенча докладлар белән Росреестр, Салым хезмәте, Миграция хезмәте, Россия Пенсия фонды кебек федераль структуралар вәкилләре чыгыш ясады, Ленинград һәм Ростов өлкәләре төбәкләрдәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының «Казан шәһәрендә парковкаларны (парковка урыннарын), шул исәптән түләүлеләрен, булдыру һәм куллану турында» 2014 елның 18 апрелендәге 2096нчы карарына ярашлы рәвештә инвалидларның махсус автотранспорт чараларын куеп торган (парковкалаган) өчен түләтмиләр.
Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә түләүле муниципаль парковкалар гамәлгә керү сәбәпле, Инвалидларга парковкалау рөхсәте реестры эшләнә. Бу түләүле муниципаль парковкаларда түләүләргә контрольлек иткәндә инвалид автомобильчеләрне хаксыз рәвештә административ җаваплылыкка тартуларны булдырмаска мөмкинлек бирә.
Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында 2014 елда Татарстан башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турындагы хисап каралды.

Бу мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков доклад ясады.

2014 ел нәтиҗәләренә күчкәнче, Илдар Халиков икътисади хәл турында кыскача сөйләде. “Быел республиканың социаль-икътисади үсешендә тискәре тенденцияләр күзәтелә”, - дип билгеләде ул. 2015 елның гыйнварында Татарстанның тулай төбәк продукты 0,1% ка кимегән. Гыйнвар-февральдә республикада сәнәгать җитештерүе индексы 99,3% тәшкил иткән, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү 1,4 % ка арткан, ваклап сату сәүдә әйләнеше 15% ка кимегән.

2014 ел нәтиҗәләренә килгәндә, Татарстан төп макроикътисади күрсәткечләр буенча гадәттәгечә Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләре рәтенә керә. Тулай төбәк продукты күләме буенча республика 7 урында, авыл хуҗалыгы җитештерү күләме буенча - 3, сәнәгать җитештерүе күләме һәм төп капиталга инвестицияләр буенча - 5, төзелеш буенча - 6, торак йортларны файдалануга тапшыру һәм ваклап сату буенча 8 урында.

2014 елда Татарстанда тышкы икътисади хәлнең катлаулануы һәм санкцияләр кертелү сәбәпле, акрын икътисади үсеш күзәтелә. Тулай төбәк продукты үсеш темплары узган ел белән чагыштырганда 101,3% тәшкил иткән. Гомумән тулай төбәк продуктының күләме 1,6 трлн. сум тәшкил иткән. Сәнәгать җитештерүенең индексы 2014 елда 100,6 % тәшкил иткән.

Катлаулы икътисади хәлгә карамастан, Татарстан инвестицияләрнең югары дәрәҗәсен саклап кала алды – 542,8 млрд. сум. Төп капиталга инвестицияләр өлеше 33,3% тәшкил иткән.

Республикада барлык чыгарылган нефтьнең яртысыннан артыгы эшкәртелгән (2013 елга – 49,1%), эшкәртүнең тирәнлеге 74%тан арткан. “Танеко” заводы тулы егәрлеккә чыккан. 2014 елда аның тарафыннан 8млн. тонна нефть эшкәртелгән.

Инновацияләрне гамәлгә кертү сәбәпле “ТАИФ-НК” компаниясе 2016 елда югары сыйфатлы нефть продуктлары эшләп чыгаруга тулысынча күчәчәк.

2015 елда Аммоний комплексы төзелеше төгәлләнү республиканы азотлы ашламалар белән тулы күләмдә тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

“КАМАЗ” ААҖ 45 ел эчендә 2 млн. нан артык авыр йөк автомобильләре җитештергән. Даими рәвештә җитештерүне яңарту тормышка ашырыла. Бу предприятиегә БДБ һәм ерак чит ил базарларына чыгу мөмкинлеген бирде.

“Форд Соллерс Алабуга” предприятиесендә күптән түгел тулы техник цикл буенча Ecosport моделен җитештерү башланды.

Европада иң зур заводларның берсе – “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” үз эшен башлап җибәрде.

Хезмәт җитештерүчәнлеге артты. Татарстанда бу күрсәткеч буенча үсеш темплары уртача Россия күрсәткечләреннән югарырак.

Татарстан икътисади яктан Россия төбәкләре арасында алга киткән республикаларның берсе, тышкы икътисади эшчәнлектә актив катнаша. Тышкы икътисади әйләнеш күләме буенча республика РФ субъектлары арасында 5 урында, Идел буе федераль округында 1 урында.

2014 ел авыл хуҗалыгы өчен уңышлы булды. Бу тармакта продукция күләме 188,8 млрд. сум тәшкил итте. Узган ел бөртекле ашлык 2013 елга караганда 29,4% ка күбрәк җыелды. Бөртекле ашлыкның уртача уңышы 1 гектардан 21,6 ц. тәшкил итте.

2014 елда республикада 2,4 млн. кв. метр торак файдалануга тапшырылды, шул исәптән социаль ипотека программасы буенча – 383,4 мең кв. метр.

Йортларга капиталь ремонт ясау программасы дәвам итә. Узган ел 816 күп фатирлы йорт ремонтланган. Финанслау күләме якынча 4,7 млрд. сум тәшкил итте.

Илдар Халиков шулай ук Татарстанның дүртенче ел рәттән РФ субъектлары арасында башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча 1 урында булуын искә алды.


“Гомумән без 2014 елны уңышлы төгәлләдек”, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Хөкүмәте эшчәнлеге турындагы хисап хакында фикер алышуны йомгаклап.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International