Икътисад министры Артём Здунов Татарстан Республикасының Кырым Республикасындагы һәм Севастополь шәһәрендәге даими вәкиле белән очрашты

2015 елның 24 марты, сишәмбе
Икътисад министры Артём Здунов Татарстан Республикасының Кырым Республикасындагы һәм Севастополь шәһәрендәге даими вәкиле Руслан Шәяхмәтов белән очрашты.
Очрашуда Кырым Республикасында «Медицина фәне үзәге» Төбәк инжиниринг үзәге төзүгә, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкны үстерү үзәгенең Кырым Республикасындагы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары белән эшләүгә, «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБОның Севастополь шәһәрендәге үсеше юнәлешләренә кагылышлы сораулар тикшерелде.
Моннан тыш, Татарстан Республикасының Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре белән сатып алуларның электрон формасын үстерү буенча хезмәттәшлек турындагы тәкъдимнәре буенча фикер алышулар узды.
Очрашу нәтиҗәсендә яклар Татарстан Республикасының Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәрендәге вәкиллеге ярдәмендә республика проектларын Кырым Республикасында таныту һәм үзара хезмәттәшлекне ныгыту турында килештеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International