Татарстан Республикасы эшкуарларын «Кырым-Россия Көньягы 2015» Халыкара азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар күргәзмә-форумында катнашырга чакыралар

2015 елның 23 марты, дүшәмбе
2015 елның 26-31 май көннәрендә Севастополь шәһәрендә (Кырым Республикасы) «Кырым-Россия Көньягы 2015» Халыкара азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар күргәзмә-форумы оештырыла.
«Кырым-Россия Көньягы 2015» күргәзмәсен оештыру комитеты Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын үз товарларын таныту, потенциаль партнерлар белән турыдан-туры эшлекле элемтәләр урнаштыру, сату базарларын киңәйтү максатларында әлеге күргәзмәдә катнашырга өнди.
2015 елның 26-27 май көннәрендә беренче этап – азык-төлек булмаган товарлар күргәзмәсендә авыл хуҗалыгы техникасы, төзелеш техникасы, төзелеш һәм интерьер материаллары, балалар өчен уен җиһазлары, канцтоварлар, косметика, яктырту җиһазлары, балалар өчен товарлар һ.б.ларны җитештерү белән шөгыльләнә торган компанияләр товарлары күрсәтеләчәк.
2015 елның 30-31 май көннәрендә икенче этап – азык-төлек күргәзмәсендә Кырым, Төньяк-Кавказ, Идел буе, Үзәк һәм Төньяк-Көнбатыш федераль округларыннан азык-төлек продуктларының төрле төрләрен җитештерүче компанияләр катнашачак.
Тулырак мәгълүмат белән «Кырым-Россия Көньягы 2015» Халыкара күргәзмәсе сайтында танышырга була: http://krym-yug.ru/.  

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International