Инвалид автомобильчеләр машиналарын бушлай калдырып торуга рөхсәтне дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә ала алалар

2015 елның 21 марты, шимбә
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының «Казан шәһәрендә парковкаларны (парковка урыннарын), шул исәптән түләүлеләрен, булдыру һәм куллану турында» 2014 елның 18 апрелендәге 2096нчы карарына ярашлы рәвештә инвалидларның махсус автотранспорт чараларын куеп торган (парковкалаган) өчен түләтмиләр.
Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә түләүле муниципаль парковкалар гамәлгә керү сәбәпле, Инвалидларга парковкалау рөхсәте реестры эшләнә. Бу түләүле муниципаль парковкаларда түләүләргә контрольлек иткәндә инвалид автомобильчеләрне хаксыз рәвештә административ җаваплылыкка тартуларны булдырмаска мөмкинлек бирә.
2015 елның 20 мартыннан, гражданнарга уңайлы булсын өчен, инвалидка парковкалау рөхсәте бирү турындагы язуны тиешле реестрга теркәү буенча Казан шәһәре Башкарма комитеты хезмәт күрсәтүен «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУнең Казандагы филиалында алырга була.
Тулырак мәгълүмат белән Казан шәһәре Башкарма комитеты сайтында түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://www.kzn.ru/old/page263.htm/show/54671.  
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International