ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2015 ел
җомга
2015 елның 24 мартында 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисад министры каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча комиссиясе утырышы уза һәм ул онлайн режимда трансляцияләнәчәк.
Утырышта министрлыкның кадрлар бүлеге башлыгы, комиссия әгъзасы Венера Садыйкова 2014 елгы хисап елы өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында коррупциягә каршы сәясәтнең гамәлгә ашырылуы турында сөйләячәк. Үзенең чыгышында ул шулай ук Россия Федерациясе субъектларының дәүләт органнарында барлыкка килү мөмкин булган ришвәтчелеккә бәйле очракларга бәя бирүне үткәрү буенча методик киңәшләр турында да әйтәчәк.

19
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
19 мартта Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә эш сәфәрендә булды.
Визит кысаларында Артём Здунов Түбән Кама һәм Тукай муниципаль районнары эшкуарлары һәм Яр Чаллы халкы белән очрашты, муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать паркларын карады һәм Кама кластер үсеше үзәгенә (машина төзелеше кластеры, IT- кластер, җиһазлар җитештерү кластеры һәм полимерлар кластеры) кергән предприятиеләрдә булды.
18 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы икътисад министры Яр Чаллы шәһәренең 18нче мәктәбендә оештырылган гражданнар җыенында катнаша.
Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкиләре март ае дәвамында республиканың һәр муниципаль районындагы эшкуарлар белән очрашулар уздыра.
2015 елның 16 мартында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру турында» Законга кул куйды.
Закон республикада стратегик планлаштыруның хокукый нигезләрен, Татарстан дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының вәкаләтләрен билгели һәм социаль-икътисадый үсешнең максатын билгеләү, фаразлау, планлаштыру һәм программалаштыру процессында стратегик планлаштыруда катнашучылар арасында барлыкка килгән мөнәсәбәтләрне җайлый.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына җайлау йогынтысын бәяләү максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе тарафыннан эшләнгән «Татарстан Республикасында ветеринар-санитар экспертиза лабораторияләре турындагы нигезләмәне раслау турында» Татарстан Республикаы Министрлар Кабинеты карары проекты керде.
Проектта территорияләрендә сәнәгый һәм сәнәгый булмаган юл белән җитештерелгән терлекчелек һәм үсемлекчелек азык-төлек чималын һәм азык-төлек продуктларын саклау һәм сату башкарыла торган сәүдә предприятиеләрендә, һәм шулай ук чи терлекчелек ярымфабрикатларын җитештерү, саклау һәм сату башкарыла торган челтәр кибетләрендә ветеринар-санитар экспертиза лабораторияләрен мәҗбүри тәртиптә урнаштыру карала.
2015 елның 19 мартында Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге «Тышкы икътисадый эшчәнлек алып баруның төп аспектлары» темасы буенча экспорт юнәлешле кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен белем бирү семинары оештырды.
Укытучы сыйфатында Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы Идарәсе рәисе урынбасары Артур Николаев чыгыш ясады.
2015 елның 18 мартында «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының Попечительләр советының утырышы узды. Утырышта 2014 елдагы эшчәнлек турында хисап тыңланды.
Шулай ук Гарантия фонды йөкләмәләрен (поручительстволарын) бирүнең үзгәртелгән Тәртибе (йөкләмә суммасы 30 млн сумгача арттырылды); фондның финанс-хуҗалык эшчәнлеге планы; аудитор компаниясе; йөкләмәләр бирү программасы буенча сайлап алынган яңа банкларга поручительстволар бирү лимиты расланды; Гарантия фондының инвестицион декларациясенә үзгәрешләр кертелде.
«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы Гарантия фондының йөкләмәләрен (поручительстволарын) бирү программасы буенча ачык конкурста катнашу өчен банклардан документлар кабул итүне дәвам итә.
Гаризалар 2015 елның 26 мартына кадәр кабул ителә. Ачык конкурста катнашуга гаризалар салынган конвертларны ачу процедурасы 2015 елның 26 мартында 14 сәгать 00 минутта түбәндәге адрес буенча башкарылачак: 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Чернышевский ур., 33, 2 кат, оф. 15, конференц-зал.
17 мартта «Химград» Технополисында «Татарстан – киләчәк территориясе 2015» Инновацияле полигоны» III Республика конкурсы сайлап алу этабының соңгысы уздырылды.
30 команда арасыннан дүрт номинация буенча өчәр призлы урынга җиңүчеләр сайлап алынды. Номинацияләр: «Иң яхшы инновацияле проект», «Иң яхшы инновацияле карар», «Иң яхшы инновацияле идея» һәм 2015 елның яңа номинациясе – «Иң яхшы тикшеренү эше».
Катнашучыларны шулай ук проектны оештыручылардан һәм партнерлардан ике махсус номинация көтә.
Россия Федерациясе Президентының «Дәүләт идарәсе системасын камилләштерүнең төп юнәлешләре турында» 2012 елның 7 маендагы 601нче Указын тормышка ашыру кысаларында 2015 елның 18-19 март көннәрендә Мәскәү шәһәрендә Бөтенроссия дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү үзәкләренең 2015 елгы форумы оештырылды.
Форумда Татарстан Республикасыннан икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.
2015 елның 18 мартында «ТИСБИ» Идарә университетында 2030 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе проектын тикшерделәр.
Фикер алышуларда «ТИСБИ» Идарә университетының финанслар кафедрасы мөдире, икътисад факультеты деканы Софья Сюркова, университет мөгаллимнәре, һәм шулай ук чакырылган экспертлар катнашты.
2030 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе проектының төп юнәлешләре турында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының индикатив идарә бүлеге башлыгы Ләйсән Гатауллина сөйләде. Үзенең чыгышында ул Стратегия-2030ның өч өстенлекле юнәлеше («Кеше капиталы», «Пространстволы үсеш» һәм «Икътисад») буенча төп бурычларга һәм проектларга тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International