Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәкләренең бөтенроссия форумында тулы масштаблы, нәтиҗәле КФҮ челтәрен булдыру буенча төп бурычлар тикшерелде

2015 елның 21 марты, шимбә
2015 елның 19 марты - Мәскәүдә уза торган Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәкләренең бөтенроссия форумының икенче көненең беренче яртысы КФҮләр, башкарма хакимиятнең федераль органнары һәм дәүләт бюджеттан тыш фонд органнарының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә үзара эшен оештыру сорауларына багышланды. Әлеге мәсьәлә буенча докладлар белән Росреестр, Салым хезмәте, Миграция хезмәте, Россия Пенсия фонды кебек федераль структуралар вәкилләре чыгыш ясады, Ленинград һәм Ростов өлкәләре төбәкләрдәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Көннең икенче яртысында узган пленар утырышта Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев чыгыш ясады. Үзенең докладында ул «бер тәрәдә» принцибы буенча хезмәт күрсәтүләргә күчү, КФҮ челтәрен киңәйтү буенча башкарылган эшне, шул исәптән төбәкләрдә, билгеләп үтте (чыгыш белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була: http://government.ru/news/17286/).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International