Икътисад министры урынбасары Казанда «Идеяләр 2020. Киләчәк дөньясына сәяхәт» күргәзмәсен ачуда катнашты

2015 елның 24 марты, сишәмбе
23 мартта Казан шәһәрендә «Идеяләр 2020. Киләчәк дөньясына сәяхәт» мультимедиа күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмәне оештыручы – Гельмгольц исемендәге фәнни берләшмә (Германия). Татарстан Республикасындагы партнерлар – А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы.
Күргәзмәне ачу тантанасында кунакларга һәм күргәзмәгә килүчеләргә сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов һәм А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты ректоры Альберт Гыйльметдинов мөрәҗәгать иттеләр.
Казанда күргәзмә 15 апрельгә кадәр эшләячәк. Ул түбәндәге адрес буенча урнашкан: Казан ш., Четаев ур., 18а (КМТТУ-КАИның 8нче бинасы).
Керү ирекле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International