26 мартта Казанда «Базарга анализ һәм икътисадый концентрациягә контроль» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак

2015 елның 23 марты, дүшәмбе
2015 елның 26 мартында «Базарга анализ һәм икътисадый концентрациягә контроль» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Конференциянең максаты – дәүләт һәм төбәк структураларының, илебез икътисадчыларының һәм юриспруденция өлкәсендәге белгечләрнең, экспертларның, эшкуарларның, һәм шулай ук фәнни һәм педагогик җәмәгатьчелекнең игътибарын товар базарлары һәм икътисадый концентрацияне анализлауның һәм әлеге өлкәдә монополиягә каршы җайлауның социаль-икътисадый һәм хокукый проблемаларына җәлеп итү.
Конференциядә катнашу өчен Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, практика алып бара торган икътисадчылар һәм юристлар, судьялар, эшкуарлар, аспирантлар, мөгаллимнәр, магистрантлар, студентлар һәм гомумән конференция темасы белән кызыксынган затлар чакырыла.
Конференцияне үткәрү урыны: «Монополиягә каршы федераль хезмәтнең «Укыту-методик үзәге» ФДАУ ( Казан ш., Оренбург тракты ур., 24).

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International