ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2015 ел
җомга
2015 елның 26 мартында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советында Татарстан Республикасы авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча республика конкурсының оештыру комитеты утырышы уздырылды. Конкурста Татарстан Республикасының 43 муниципаль районында урнашкан 217 авыл җирлеге катнашты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 104 авыл җирлеге җиңүче дип табылды, һәм аларның һәрберсе бюджеттан 1әр млн сум күләмендә акча алачак.
«Адмирал» Сәүдә йорты эшкуарларына ярдәм итү Хәйрия фонды исәп-хисап счеты ачты. Анда барлык теләге булган кешеләр «Адмирал» Сәүдә йортындагы янгында зыян күргән эшкуарларга ярдәм күрсәтү өчен акча күчерә алалар.
Акчаларны күчерү өчен реквизитлар:
«Адмирал» Сәүдә йорты эшкуарларына ярдәм итү Хәйрия фонды
Исәп-хисап счеты: 40703810362000000605
2015 елның 28 мартында «Татарстан Стратегиясе – минем Стратегиям!» Яшьләр бәйгесенә йомгак ясалачак.
Исегезгә төшерик, әлеге бәйгене үткәрүнең максаты – 2030 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең беренче редакциясе өстендәге эшкә һәм аның буенча фикер алышуларга яшьләрне җәлеп итү, Стратегия юнәлешләренең актуальлеге турында яшьләрнең күзаллауларын һәм фикерләрен ачыклау, һәм шулай ук Стратегиягә кертү өчен яшьләр «идеяләре банкын» формалаштыру.

26
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Сәнәгать (индустриаль) парклар төзүгә субсидия алу өчен гариза биргәннәр игътибарына.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2015 елның 1 апрелендә 14:00 сәгатьтә «Сәнәгать (индустриаль) парклар төзү» чарасы буенча федераль субсидияләр алуга Татарстан Республикасының гомуми гаризасына кушылуга дәгъва кылучыларның гаризаларын сайлап алу комиссиясенең утырышы уздырылачагын хәбәр итә. Анда конкурс сайлап алуына кергән гаризалар каралачак. Барлык тапшырылган гаризалар да сайлап алу конкурсына кертелгән.
Комиссия утырышын уздыру урыны: Татарстан Республикасы, Казан ш., Мәскәү ур., 55, каб. 429.
Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында «бер тәрәзә» принцибы буенча гражданнарга хезмәт күрсәтүне тәэмин итү һәм шулай ук хезмәт күрсәтүләрне алганда уңайлы шартлар тудыру өчен, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре (КФҮ) ачылды.
КФҮләргә физик яисә юридик затлар (яисә аларның вәкаләтле вәкилләре) телдән, язмача яки электрон формада дәүләт яки муниципаль хезмәтләр күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итә алалар. Алга таба хезмәт күрсәтүче хакимият органнары белән эш, гариза бирүчедән башка, КФҮнең үзе тарафыннан башкарыла.
Бүген вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында республика эшкуарлары белән очрашты. Очрашу ИТ-паркта узды. Анда шулай ук ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, республика министрлыклары һәм ведомтсволары җитәкчеләре, ТР муниципалитетлары башлыклары, Татарстан бизнес даирәсе вәкилләре катнашты.

Катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан икътисады мөстәкыйль, акча эшләргә теләүче һәм эшли белә торган кешеләргә нигезләнергә тиеш. Бүген эшкуарларга икътисадта бик мөһим роль бирелә, дип ассызыклады ул.

Очрашуда без бизнес-секторны кызыксындыручы мәсьәләләр турында сөйләшергә тиеш, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, бу уңай инвестицион климат формалаштыру, административ йөкләнешне киметү һәм дәүләт органнарының ачык булуын тәэмин итү.
«Идея» Яшьләр инновацияле иҗаты үзәгендә Сәнәгать дизайны мәктәбенә укучыларны кабул итә башладылар.
Сәнәгать дизайны мәктәбе – «Идея» Яшьләр инновацияле иҗаты үзәге («Идея» ЯИИҮ) үсешенең бер юнәлеше. Шулай ук «Идея» технопаркында Казан лазер мәктәбе, прототиплаштыру мәктәбе һәм электроника мәктәбе эшли башлаячак.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Кара, төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату сферасында дәүләт лицензия контроле өлкәсендәге экспертларны аттестацияләү комиссиясе турында нигезләмә, һәм шулай ук комиссия составы расланды.
Эксперт статусы алырга теләгәннәр Министрлыкка гариза белән мөрәҗәгать итә алалар.
Гариза формасы, дәгъва кылучыларга карата таләпләр һәм критерийлар, квалификация имтиханын үтү тәртибе һәм шартлары түбәндәге адрес буенча Министрлык сайтында урнаштырылган Нигезләмәдә күрсәтелгән: http://mert.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_293632.pdf.

25
март, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 24 мартында Казан шәһәрендә Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт каршындагы укыту-методик үзәгендә «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законга кертелгән үзгәрешләрне куллану сорауларына багышланган семинар-киңәшмә узды.
Семинарда 2014 елның ахырында кабул ителгән яңалыкларны тормышка ашыруга, кече эшкуарлык һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалардан сатып алу күләмнәре турында хисап әзерләү үзенчәлекләренә кагылышлы еш очрый торган сораулар каралды.
Документар тикшерү Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы боерыгы белән башлана, хилафлыклар табылган очракта аларны аңлаткан хат белән бергә боерыкның күчермәсе гариза бирүчегә җибәрелә яисә аның үзенә турыдан-туры тапшырыла. Боерык, кагыйдә буларак, гариза бирүчегә факс аша алданрак юллана.
Исегезгә төшерик, законда каралганча, лицензия алу, лицензияне яңадан рәсмиләштерерү өчен гариза каралуга кабул ителмәскә дә мөмкин.
Моның өчен нигездә гаризаны тутыргандагы хаталар сәбәп булып тора.
Икенче дәрестә лицензиатларның һәм лицензиягә дәгъва кылучыларның документар тикшерү вакытында ачыкланган типик хаталары каралачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International