Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан «Территорияләр үсеше турында» федераль закон проекты әзерләнде

2015 елның 23 марты, дүшәмбе
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы вәкаләтле орган тарафыннан сайлап алынган (территорияләрне үстерү турында килешү буенча) территорияләрне үстерүгә һәм төзекләндерүгә юнәлдерелгән «Территорияләр үсеше турында» федераль закон проектын әзерләде.
Проектка караганда, территорияләрне үстерү турындагы төзелә торган килешү буенча төп төзелеш оешмасы үз хисабына аерым бер территорияне үстерергә яисә төзекләндерергә йөкләмә ала, бу вакытта төп төзүче түбәндәгеләрне (төзекләндерелә торган территориягә кергән) сатып алырга хокуклы була:

– дәүләт яисә муниципаль милектә булган җир кишәрлекләрен;
– дәүләт яисә муниципаль милектәге һәм өченче затларга катнашы булмаган биналар, корылмалар, бүлмәләр, шулай ук төгәлләнмәгән төзелеш объектларын торгиларсыз, аларның кадастр бәясеннән бер процентка тигез суммага.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International