Илдар Халиков депутатлар алдында 2014 елда Татарстан башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турындагы хисап белән чыгыш ясады

2015 елның 21 марты, шимбә
Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында 2014 елда Татарстан башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турындагы хисап каралды.

Бу мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков доклад ясады.

2014 ел нәтиҗәләренә күчкәнче, Илдар Халиков икътисади хәл турында кыскача сөйләде. “Быел республиканың социаль-икътисади үсешендә тискәре тенденцияләр күзәтелә”, - дип билгеләде ул. 2015 елның гыйнварында Татарстанның тулай төбәк продукты 0,1% ка кимегән. Гыйнвар-февральдә республикада сәнәгать җитештерүе индексы 99,3% тәшкил иткән, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү 1,4 % ка арткан, ваклап сату сәүдә әйләнеше 15% ка кимегән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International