«2015 елга халык мәшгульлеге өлкәсендә Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чараларны гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кабул ителде

2015 елның 24 марты, сишәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 18 мартындагы 162нче карары белән «2015 елга халык мәшгульлеге өлкәсендә Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чараларны гамәлгә ашыру» буенча дәүләт программасы расланды.

Программаның максаты – мәшгульлек сферасын җайлау өлкәсендәге чараларны икътисадны үстерү проблемаларын комплекслы чишүгә юнәлдерү.
Программаны тормышка ашыру йомгаклары буенча 2015 ел ахырына түбәндәге нәтиҗәләргә ирешү фаразлана:
- теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 1,1 проценттан артмый;
- социаль мәшгульлек шартларында эш урыннарына урнаштырылган инвалидлар саны 820 кешедән дә ким булмый һ.б.лар.
2015 елда Программаны тормышка ашыру максатларына 1 101,3 млн сум күләмендә акча бүлеп бирү планлаштырыла, шул исәптән федераль бюджет средстволары хисабына – 936,1 млн сум, Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына – 165,2 млн сум.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International