Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 3 декабрендәге 943нче карары белән «2015-2020 елларга Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасы расланды.
Электрон документ әйләнешен камилләштерү максатларында башкарма хакимиятнең федераль органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимиятләре органнары, дәүләт бюджеттан тыш фондларының үзара хезмәттәшлеге вакытында электрон формада тапшырыла торган документ төрләре исемлеген раслау турында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 2 апрелендәге 583-р номерлы күрсәтмәсе кабул ителде.
2015 елның 10 апрелендә «Корстон-Казан» Кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында «Мир Холдинг» компанияләр төркеменә кергән «Эколожик Тарым» төрек компаниясе Татарстан Республикасы территориясендә махсуслаштырылган оештырылган сәнәгать теплица зонасын төзү проектын тәкъдир итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 7 маендагы 302нче карары белән 2014 – 2016 елларга Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүнең «юл картасы» расланды.
Чараларның зур өлеше Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан башкарылачак, һәм шулай ук ул башка министрлыклар һәм ведомстволар тарафыннан «юл картасы» чараларының гамәлгә ашырылуын да контрольдә тотачак.
2015 елның 10 апрелендә Уфа шәһәрендә «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО тарафыннан Россия Федерациясе субъектларында Инвестицион климат торышының милли рейтингын пилот сынап караулары йомгаклары буенча ачыкланган иң уңышлы тәҗрибәләрне гамәлгә кертү буенча белем бирү семинары узды.
2015 елның 8 апрелендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының актлар залында «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль законны бозган өчен җаваплылык» темасына Казан шәһәре оешмалары өчен белем бирү семинары оештырылды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан Татарстан Республикасының «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 96-5 номерлы закон проектының җайлау йогынтысын бәяләүне үткәрү турында мөрәҗәгать керде.
2015 елның 9 апрелендә Россия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлегенең Сәнәгать сәясәте комитеты «Технопаркларны үстерү тәҗрибәсе һәм перспективалары: Мәскәү һәм төбәкләр» темасына «түгәрәк өстәл» үткәрде.
2015 елның 9 апрелендә Казан шәһәрендә Kazan Sukuk Conference 2015 Халыкара конференциясе узды. Ул Россиядә ислам финанслары (сукук) базарын үстерүгә багышланган иде.