2015 елның 11 апрелендә Казанда «Татарстан-2030: үсеш стратегиясе» Халыкара йомгаклау конференциясе узды.
Чара 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясе проектын эксперт һәм фәнни җәмәгатьчелек белән иҗтимагый килештерүгә багышланган иде.
Стратегия проектына кертелү максатында, экспертлар тарафыннан Татарстанның озакка исәпләнгән үсешенең төп юнәлешләре – кеше капиталы, пространство-территориаль үсеш һәм инновацияле икътисад буенча тәкъдимнәр яңгырады. Әлеге аңлатмалар исәпкә алыначак һәм эшләүчеләр тарафыннан 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясе проектына тиешле төзәтмәләр кертеләчәк.