2015 елның 11 апрелендә Казанда 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясенә багышланган «Татарстан-2030: үсеш стратегиясе» Халыкара йомгаклау конференциясе уза.
Конференцияне Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ачачак.
Стратегия проекты турында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов сөйләячәк.
Конференциянең турыдан-туры трансляциясе 14.00 сәгатьтә башланачак һәм аны сылтама буенча карап булачак.