«Татарстан Республикасының экспорт товарлары. Кече һәм урта бизнес» каталогы әзерләнә

2015 елның 11 апреле, шимбә

Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының тышкы икътисадый хезмәттәшлеген киңәйтүгә булышу максатларында Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан «Татарстан Республикасының экспорт товарлары. Кече һәм урта бизнес» каталогы әзерләнә.

Предприятиеләр турындагы мәгълүмат Каталогта рус телендә дә, инглиз телендә дә  урнаштырылачак.

 Предприятиеләр турындагы мәгълүмат Каталогта бушлай урнаштырыла.

Каталогта үзегезнең предприятиегез турында мәгълүмат урнаштыру белән кызыксынган очракта, анкета тутырып, продукциягезнең фотосын 2015 елның 17 апреленә кадәр юллавыгызны сорыйбыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International