2015 елның 14 апрелендә «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы вәкилләре «Адмирал» Сәүдә комплексындагы янгында зыян күргән эшкуарларның ссуда бурычларын реструктурлаштыруны үткәрү сорауларына багышланган киңәшмәдә катнаштылар. Киңәшмә Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкында оештырылды. Чарада «Адмирал» Сәүдә комплексындагы янгында зыян күргән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм фонды катнашлыгында зыян күрүчеләргә комплекслы ярдәм чаралары күрсәтү мәсьәләләре тикшерелде.