Татарстан Республикасы вәкиллекләре белән чираттагы видеоконференция узды

2015 елның 14 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге вәкиле Татарстан Республикасы вәкиллекләре белән атна саен уздырыла торган видеоконференциядә катнашты. Ул Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.

Конференциядә Татарстан Республикасы продукциясен чит ил базарларына этәрү һәм агымдагы башка көнүзәк мәсьәләләр каралды, һәм шулай ук дәүләт сатып алуларына кагылышлы сораулар тикшерелде.

Конференциядә Татарстан Республикасы сәүдә вәкиллекләре һәм Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары арасындагы эшчәнлекне ныгыту турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International